Кызыксынудан бәйлелеккә кадәр – бер адым: һәр үсмер һәм аның әти-әнисе нәрсә турында белергә тиеш
Чистай үзәк район дәваханәсе психиатр-наркологы
Анна Байдакова наркотикларның һәм тыелган матдәләрнең яшьләргә нинди куркыныч тудырулары хакында сөйли
Безнең илебездә 7,5 миллионга якын кеше даими рәвештә яисә әллә нигә бер наркотик куллана. Әлеге куркыныч статистиканы Чистай үзәк дәваханәсенең психиатр-наркологы Анна Байдакова китерде. Без аның белән наркомания – сәламәтлекне бетерүче глобаль куркыныч нәрсә турында сөйләшәбез.
–Наркомания – организмны үтерүен, үлемгә китерүен аңлаган хәлдә дә аңа карата зарарлы һәвәслек ул, –дип ассызыклады Анна Васильевна. – Теләсә нинди тыелган әйбер кешенең психикасын боза, кыска гына вакыт эчендә җитди нәтиҗәләргә китерә. Бәйлелеккә тарыган кешенең бар гомере яңа доза эзләп үтә, ул һәрвакыт сызлану-авыртулар белән очрашудан курку халәтендә яши.
Тыелган матдәләр баш миен зарарлый, ул шәхеснең начарлана баруына китерә. Яшьләр арасында наркотиклар – бу дәүләтнең киләчәгенә куркыныч янау,чөнки бәйлелек җәмгыять тормышыннан эшкә сәләтле кешеләрне «төртеп чыгара». Бу исә илнең икътисадына һәм демографиясенә тискәре йогынты ясый.
Анна Байдакова сүзләренә караганда, соңгы елларда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында наркомания дәрәҗәсе нык үсте. Җитмәсә. кызганычка каршы, тыелган препаратларны куллану аларның җитди бәйлелек тудыруларына, инвалидлыкка һәм үлемгә китерүләренә карамастан, нормага әйләнде.
Наркотикларны бергәләп тарату көнкүреш шартларында исерек хәлләрдә барлыкка килгән җинаятьләрне арттыра. Еш кына үсмерләр үз тормышларын җимерәләр, зарарлы нәрсәгә һәвәслекләре аркасында рәшәткә артына эләгәләр.
Уртача алганда наркотикларга бәйле кеше 5-7 ел гына яши, ә яңа синтетик матдәләр әлеге срокны 24 айга кадәр кыскарта. Күп пациентлар 30 яшькә кадәр дә яши алмый.
Үсмер яшьтәгеләр кулланган наркотиклар ВИЧ һәм СПИД авырулары таратуга да сәбәп була. Яшьләр арасында һөнәрчелек шартларында җитештерелгән һәм көчле агулылыгы белән аерылып торган препаратлар зур сорау белән файдаланыла.
Аптека наркоманиясе дә зур тизлек белән тарала, бу исә аның бәясенең түбән булуы һәм препаратларны сатып алу мөмкинлеге булу белән аңлатыла. Аптекада медикаментлар сатып алып, үсмерләр аларны куркынычсыз дип саныйлар.
–Психоактив матдәләрнең теләсә кайсысы да агу ул, алар эчке органнарны һәм тукымаларны юкка чыгара. Тыелган матдәләр үзәк нерв системасына һәм баш миенә тискәре йогынты ясый, кешенең таркалуына, апатиягә, уйлау сәләтенең кимүенә, депрессиягә һәм үз-үзеңә кул салуга китерә. Бәйлелектә булучыларның төп үлем сәбәпләре – наркотикларны дозадан тыш арттырып куллану, – дип ассызыклады Анна Васильевна.
Ул балаларның наркотик матдәләргә бәйле булу билгеләре турында сөйләде.
Наркотиклар куллана башлагандагы билгеләргә игътибар итү проблеманы иртә стадиядә ачыкларга һәм кичекмәстән чаралар күрергә ярдәм итә:
- аралашу даирәсе киңәю, шикле дуслары барлыкка килү;
-даими дәрес калдыру;
- дәресләрдә өлгерешнең кисәк төшүе;
- яшьтәшләре белән еш конфликтлар;
- гомуми кабул ителгән норма һәм кагыйдәләрне үтәүдән баш тарту;
- үз эченә бикләнү, аралашмау;
- эмоциональ салкынлык;
алдашу;
- депрессиягә бирелү;
вак-төякләргә дә акча җитмәү;
- еш кына озак вакытлар өйдә булмау.
Төрле психоактив матдәләр арасында киң таралган берничә төр үсмерләр куллана торган наркотикларны аерым атарга мөмкин:
Спайслар һәм тозлар – составы даими алышынып торучы синтетик наркотиклар. Организмда аларга карата бик тиз килешүчәнлек барлыкка килә, менә шуның белән алар куркыныч та. Әлеге наркотикларны кыска вакыт эчендә генә куллану да үзәк нерв системасына җитди зыян китерә, эчке органнарның эшчәнлеген һәм системасын боза.
Марихуана – аны куллану ныклы бәйлелек формалашуга һәм дозировканың артуына китерә. Килешүчәнлек үсешенең башлангыч стадиясендә марихуананың зыянлы нәтиҗәләре йомшаграк булырга мөмкин, бу исә аның куркынычлылыгын тагын да арттыра. Наркотик кулланганнан соң килеп чыккан нәтиҗәләр: үзәк нерв системасы эшчәнлеге начарлану, борын-тамак куышлыгының бозылуы. Тора-бара клиникада дәвалауны таләп итә торган психик бәйлелек үсә. Ул үсмерләрнең психоэмоциональ халәтенә тискәре йогынты ясый.
Кокаин – тиз ияләндерә, кайчакта бер дозадан соң ук бәйлелек барлыкка килә. Матдәне даими куллану психозларга, инсультларга, инфарктларга һәм кан басымының кисәк күтәрелүенә китерә. Әлеге нәтиҗә препаратның ярсыту көче булуы белән аңлатыла. Ул йөрәк һәм үзәк нерв системасы эшчәнлеген активлаштыра, пульсны ешайта. Дозаны артык куллану еш кына үлем белән төгәлләнә.
Табиб-нарколог Анна Васильевна Байдакова сөйләвенчә, дәвалау комплекслы якын килүне таләп итә. Беренче этапта мәҗбүри рәвештә детоксикация үткәрелә. Ул организмны наркотиктан һәм аны метаболитлардан чистартуга юнәлдерелгән. Шулай ук ул сызлану-авыртуларны бетерергә ярдәм итә. Эчке органнар эшчәнлеге бозылган очракта пациентка аерым тәртиптә дәвалану чаралары сайлап алалар.
Дәвалауда мөһим этап булып психотерапия тора. Проблеманың төп сәбәбен белмичә һәм допингтан башка стресс белән көрәшүнең күнекмәләрен үзләштермичә, рецидив ихтималы югары булачак. Терапиянең финал этабы – реабилитация һәм социализация. Белгечләр пациентны нормаль тормышка кайтарырга булышалар һәм теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат-хезмәте ярдәме белән әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев