Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кеше туберкулез белән авыравын белмәскә дә мөмкин 

Узган ел туберкулез белән авырауның 25 очрагы теркәлгән. Агымдагы ел башыннан әлеге диагнозны дүрт чистайлыга куйганнар инде. 

Ни кызганыч, беркем дә авыру йоктырудан гарантияләнмәгән. Әмма без, билгеле бер кисәтү чараларын үтәп, белгечләр киңәшләрен даими тотып, үзебезне аннан саклап калырга тырыша алабыз. Табиб-эпидемиолог Наил Мос тафин белән әңгәмәбез сезгә туберкулездан сакланырга ярдәм итәр дип ышанабыз. 

– Туберкулез сөйләшкән, ютәлләгән, төчкергән яки какырган вакытта авырудан сәламәт кешегә күчәргә мөмкин. Аны микробактерия барлыкка китерә, ул күбрәк үпкәләрне зарарлый, – дип сөйли Наил Җәүдәт улы. – Авыруны йоктыру өчен шундый бактерияләрне аз күләмдә сулау да җитә.

 Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүмат ларына караганда, дөнья халкының өчтән бер өлешендә диярлек латент үпкә авыруы бар, ягъни алар әлеге бактерияләр белән зарарланганнар, әмма әлегә шушы авыру белән авырамаганнар. Әмма тиешенчә тукланмау, стресс, артык өшү, хроник авыруларның булуы һәм башка факторлар сәбәпле, шундый кешеләрнең 10 проценты кайчан да булса авырарга мөмкин. Әмма ул иммун системасы зәгыйфьләнгән кешеләрдә (ВИЧ-инфекция, тиешенчә тукланмау яки диабет, исерткеч эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту) күбрәк очрый.

 Узган ел безнең шәһәрдә һәм районда туберкулез белән авырауның 25 очрагы теркәлгән, аларның 12се – әйләнә-тирә мохиткә туберкулез таякчыгы бүлеп чыгаручы кешеләр. Кызганыч, аларның саны беразга гына булса да арткан.

 Ул авыл җирлегендә яшәүче 6 кешедә дә ачыкланган, бу 2018 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Гомумән алганда, безнең шәһәр һәм район халкы арасында туберкулез белән авыраучылар саны рес публика күрсәткеченнән 20 процентка югарырак.

 – Кеше озак вакыт авыру икәнен белмәскә дә мөмкин, бу бигрәк тә борчулы.

 – Чыннан да, ютәл, бизгәк, төнлә тиргә бату, авырлыкны югалту күп айлар дәвамында уртача булырга мөмкин һәм, гадәттә, кеше шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми. Шул ук вакытта ул үзенең якыннары, хезмәттәшләре өчен туберкулез чыганагы булып тора. Бер ел эчендә ул тыгыз аралашкан 10-15 кешегә авыру йоктырырга мөмкин.

 Күпчелек кешеләр туберкулез белән төрмәдә утыручылар, билгеле яшәү урыны булмаганнар, эчкечеләр һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып баручылар авырыйлар дип санарга күнеккәннәр. Әмма бу алай түгел! Туберкулез яшькә дә, байлыкка да, социаль хәлгә дә, җенескә дә карамый. 
– Ни кызганыч, балалар да. Бездә андый очраклар бармы?

 – Соңгы ике елда яшь чис тайлылар арасында туберкулез белән авырауның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Шундый очрак соңгы тапкыр 2017 елда ачыкланган иде. Балалар авыруны йоктыручы бактерияләр белән туганнар авыраганда яки кунаклар килгәндә өйдә, авыру күршеләрдән, җәмәгать транспортында, эре сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә, оешкан коллективларда очрашырга мөмкиннәр. Алар иммунитетлары формалашып җитмәү сәбәпле, инфекциягә тиз бирешәләр. Үпкә авыруын китереп чыгаручы бактерияләрне беренче тапкыр йоктыру еш кына 3-6 яшьләрдә була.

 Бала авыруына китерә торган факторлар арасында тиешле вакцинация, туберкулин диагностикасы булмау, моның нәтиҗәсендә, авыруны соң ачыклау, генетика – олы буын туганнарында әлеге авыруның булуы. Шулай ук стресс (имтихан тапшыру, якын кешенең үлеме, укуда, спортта артык йөкләнеш), баланс¬ланмаган туклану да тискәре роль уйный.

 – Хәзер туберкулезны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле чаралар бар.

 – Хәзерге медицинада цифр лы һәм пленка флюорографиясен кулланалар. Әлеге профилактик тикшерү ысулын 15 яше тулган һәркемгә үткәрергә мөмкин. Узган ел туберкулез белән авыраучы 16 кеше флюорография тикшерүе узганда, 7 кеше медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә, 2 кеше туберкулин диагностикасы буенча ачыкланган.

 Декретацияләнгән һөнәр ияләре (балалар учреждение ләре, белем бирү, медицина оешмалары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе, суүткәргеч корылмалары хезмәткәрләре, азык-төлек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче затлар, терлекчеләр) ел саен флюорография тикшерүен узалар. Калганнары-ике елга бер тапкыр.

 Бөтендөнья сәламәтлек сак лау оешмасы тәкъдим иткән, туберкулезны иртә ачыклау максатында кулланыла торган төп ысул булып балаларны профилактик тикшерү өчен туберкулин диагностикасы (Манту реакциясен кую) тора. Ул безнең илдә узган гасырның 40нчы елларыннан бирле үткәрелә. Әгәр сезнең балагыз туберкулезга каршы диспансерга консультациягә җибәрелә икән һәм сез, әти-әниләр яки аларның законлы вәкилләре, Манту пробасы кую вакытыннан бер ай эчендә фтизиатрдан туберкулез авыруы булмау турында белешмә китермәсәгез, улыгыз яки кызыгыз мәктәпкәчә учреждениегә яки укуга кертелмәячәк.

 Безнең район халкы арасында туберкулез белән авыраучылар күп булу сәбәпле, үсмерләргә сулыш органнарын рентгенфлюорография тикшерүе 15, 16, 17 яшьтә үткәреләчәк.

 – Шундый хәл килеп чыкса, дәвалауга өмет бармы?

 – Туберкулезны иң нәти җәле дәвалау иртә диагнос тикадан башлана, ул чакта организмның саклану көчләре әле җимерелмәгән була. Сәламәтләнү өчен озак вакыт һәм дару препаратларын дәвамлы кабул итү таләп ителми. Әгәр кеше тулы дәвалану ала икән, авыру чигенә, аны исәптән төшерәләр. Чистайлылар Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендәге туберкулез диспансерларында дәвалану курсы алалар.

 – Үз сәламәтлегебезне кайгыртыйк, һәрберебез исән-сау булыйк!

 Кая мөрәҗәгать итәргә 
Стационар флюорограф Театральная урамы, 5 адресы буенча урнашкан. 
Күчмә санлы флюорограф та бар, аның эше турында 5-10-15, 5-02-93, 5-13-05 телефоннары буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев