Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Гипертониянең сәбәбе стресс: йөрәкне һәм кан тамырларын ничек сакларга

Хәлсезлек, баш әйләнү, күңел болгану – болар югары кан басымының (гипертониянең) төп юлдашлары. Әмма бар кеше дә гипертония авыруы килеп чыгуның төп сәбәпләреннән берсе хроник стресс икәнен белеп бетерми әле

Стресс кан басымына ничек йогынты ясый?

2нче номерлы шәһәр дәваханәсе поликлиникасы табиб-кардиологы Сергей Питуганов стрессны куркуга һәм киеренкелеккә организмның табигый реакциясе дип аңлата. Кыска вакытлы стресс җиңел үтәргә мөмкин, ә хроник стресс йөрәк һәм кан тамырлары өчен куркыныч.

Озакка сузылган стресста симпатик нерв системасы активлаша:

Йөрәк ешрак тибә башлый, кан тамырлары кысыла, кан басымы күтәрелә.

«Бу даими рәвештә гормоннарның даими чыгарылуыннан – адреналин һәм норадреналиннан килеп чыга. Вакыт узган саен организм шундый режимда яшәргә өйрәнә, бу исә кан басымының ныклап күтәрелүенә һәм гипертония диагнозына китерә», – дип билгеләп үтә табиб.

Турыдан-туры йогынтысыннан тыш стресс яшәү рәвешенә дә йогынты ясый: кеше аз хәрәкәтләнә башлый, кирәкмәгән ризыкларга һәм тәмәкегә хирыслык арта. Болар исә барысы да гипертония үсү куркынычын тудыра.

 

Кардиологның практикада кулланылучы киңәшләре: стресска бирешүчәнлекне ничек азайтырга?

Кан басымын кисәтү һәм контрольдә тоту өчен үзеңнең психик-эмоциональ халәтең белән идарә итә белергә кирәк. Сергей Питуганов түбәндәге методларны тәкъдим итә:

 

Сулыш гимнастикасы. Куркыныч хәлләрдә тизрәк тынычлану өчен тирән сулыш алу техникасын үзләштерегез.

 

Даими саф һавада йөрегез. Көн саен саф һавада йөрү – стрессны кисәтүнең менә дигән ысулы.

 

Булдыра алганча физик активлык. Спорт белән шөгыльләнү (йөрү, йөзү,   йога). Болар барысы да стрессның гормон дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Тулы кыйммәтле йокы. Нерв системасы җайланганчы 7-8 сәгать йокларга тырышыгыз.

 

«Әлеге гадәтләрне көндәлек тормышка кертү сезгә йөрәккә көчәнешне киметергә, кан басымын җайларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Бу гипертония катлауланмасын өчен иң яхшы кисәтү чарасы», – дип аңлатты Сергей Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев