Чистай районы авылында капиталь ремонттан соң яңартылган ФАП ачылды
...
Чистай районы Гаделша авылында фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт тәмамланган. Эшләр «Озак һәм актив тормыш» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында башкарылган.
Ремонт барышында белгечләр инженерлык коммуникацияләрен тулысынча яңартканнар, диварларны, түшәмнәрне һәм идәннәрне тәртипкә китергәннәр. Бинада яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары модернизацияләнгән. ФАПта кайнар су белән тәэмин итү оештырылган – моның өчен заманча бойлер куелган.
Төзелеш эшләреннән тыш, учреждениегә яңа медицина җиһазлары да бирелгән. Нәтиҗәдә, ФАП уңайлырак һәм функциональрәк булып кына калмыйча, беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең заманча стандартларына да туры килгән.
Җирле халык билгеләп үткәнчә, медпунктка бару хәзер шактый уңайлырак. Исегезгә төшерәбез, Гаделша авылында 377 кеше яши, алар өчен яңартылган ФАП мөһим социаль объект булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев