Сәламәтлек саклау

2026 ел башыннан Казанда 18 447 йорт хайванына котырудан вакцина ясалган

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 303 хайванга күбрәк

Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, прививка ясалган мәчеләр һәм этләр саны 82 проентка диярлек арткан.

Вакцинацияләнгән хайваннар арасында 11,3 меңнән артык эт һәм 7,1 мең мәче бар.

 

Вакцинация көн саен шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникаларында үткәрелә. Моннан тыш, белгечләр Казан бистәләрендә күчмә чаралар оештыралар.

Күчмә акцияләр вакытында хуҗалар үзләренең мәчеләрен һәм этләрен вакциналап кына калмыйча, хайваннарны чиплау һәм теркәү процедураларын да узарга мөмкин.

Чыганак: Татарстан24


Нет комментариев