Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Дәвалау учреждениеләре өй туйлары үткәрәчәк

"2012-2016 елларга Татарстан Республикасында халыкка беренчел медико-санитар ярдәмне камилләштерү" дигән максатчан программа кабул ителде. Аның кысаларында чаралар комплексы, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын, амбулатор-поликлиник учреждениеләрне капиталь ремонтлау, төзү буенча, башкарылачак. Безнең муниципаль районда эшләрнең ничек торуы турында "Чистай үзәк район дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табиб урынбасары Людмила Кубарева...

- Максатчан программаның беренче этабы халыкка медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән. ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрахов күрсәтмәсе буенча авария хәлендәге тузу дәрәҗәсе 70 процент булган, модульлеләргә алмаштырылырга тиешле һәм шулай ук агымдагы елда капиталь ремонтланырга тиешле яки анда күп функцияле авыл мәдәният учреждениеләре төзү планлаштырылган, авария хәлендәге һәм тузу дәрәҗәсе 70 процент булган, гомуми белем бирү мәктәпләре урнашкан авыл торак пунктларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары исемлеге төзелә. Күрсәтмәдәге пунктларның берсе капиталь ремонт, реконструкция үткәрелергә тиешле, тузу дәрәҗәсе 70 процент булган авария хәлендәге амбулатор-поликлиник учреждениеләр исемлеген төзүне карый, яңаларын төзү ихтыяҗы да исәпкә алыначак.
Безнең муниципаль районда 36 фельдшер-акушерлык пункты һәм гомуми практика табибы офисы бар. Соңгы өч елда фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт үткәрелмәде диярлек, бары агымдагы ремонт кына ясалды. Фельдшер-акушерлык пунктлары урнашкан биналарның торышын җентекле тикшергәннән соң, 2012 елда алмаштыруга тәкъдим ителә торган Олы Талкыш һәм Луч фельдшер-акушерлык пунктларын исемлеккә кертү өчен документлар әзерләнде. Алар модульле биналарда урнашачак. Йолдыз торак пунктында күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла, анда дәвалау учреждениесе өчен дә мәйдан биреләчәк.
Яңа балалар поликлиникасы төзү ихтыяҗы туды, аның да документлары әзерләнгән. Алда санап үтелгән дәвалау учреждениеләре якын арада өй туйлары уздырырлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев