Туган тел көне һәм шагыйрьнең тууына 140 ел: 2нче номерлы гимназиядә бәйрәм
2нче номерлы гимназия озак еллар буе Габдулла Тукай иҗатын кадерләп саклаучыларны үзенә җыючы урыннарның берсе. Быел яраткан шагыйребезгә 140 яшь тулган булыр иде
Габдулла Тукайның туган көнендә күпмилләтле төбәк өчен үзенә бер символга ия булган Туган тел көне дә билгеләп үтелә.
Концерт программасын Татьяна Исхакова җитәкчелегендә «Салават күпере» курчак театры-студиясе белән Чистай үзәк китапханәсе коллективы әзерләгән.
Үзәк китапханә директоры Ирина Герасимова «Тукайны бергәләп укыйбыз – Читаем Тукая вместе» конкурсында шигырь укучыларны бүләкләде.
Дипломнарга лаек булучылар:
Гран-при иясе Ләлә Мәзгутова (Татар Ялтаны авылы китапханәсе – 25 нче филиал).
«Балалар» яшь категориясе (7-13 яшь):
1 урын – Айсылу Юнысова (шәһәр китапханәсе –3 нче филиал);
2 урын – Аяз Сибгатуллин ( Яуширмә авыл китапханәсе –17 нче филиал) һәм Милана Захарова (Александровка авыл китапханәсе –10 нчы филиал).
«Яшьләр» яшь категориясе (14-35 яшь):
1 урын – Алексей Ишмөхәммәтов (Луч авылы китапханәсе –32 нче филиал);
2 урын – Константин Наумов ( шәһәр китапханәсе – 7 нче филиал);
3 урын – «Татмедиа» АҖ филиалы –»Чистополь-информ»редакциясе штаттан тыш корреспонденты Илья Сологуб.
Ирина Анатольевна шулай ук Үзәк балалар китапханәсе оештырган «Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буйлап» муниципаль конкурсында яшь җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Элегрәк эшләр ике номинациядә «Рәсем» һәм « Кул эшләре» номинацияләрендә бәяләнде. Конкурска барлыгы 100дән артык эш килгән иде. Аларның иң яхшы дип табылганнары гимназиянең актлар залындагы күргәзмәгә куелды, авторлары бүләкләргә лаек булды.
Ирина Герасимова 2 нче гимназиянең татар теле укытучылары Сиринә Фәйзрахманова һәм Сәкинә Гыйльманованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рушания Закирова һәм «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Кояш Тимбикова исемендәге премия лауреаты Розалия Шәйхетдинова Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар.
Сиринә Фәйзрахманова кунакларны үзенең музыкаль чыгышы белән шатландырды.
«Салават күпере» курчак театр-студиясе «Шүрәле» әкияте әсәре буенча әзерләнгән спектакль тәкъдим итте.
Әлеге әсәрдәге серле һәм шаян образны Чистай медицина көллияте студенткасы Диана Царевская башкарды. Балалар Шүрәле белән бергәләп татар шагыйренең тормышына һәм иҗатына бәйле кызыклы фактлар белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.
Бәйрәм мохиты яшь һәм өлкән тамашачыларны Габдулла Тукайның бай иҗаты белән тагын да ныграк танышырга илһамландырды.
Фоторепортаж: Илья Сологуб
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев