Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тикшерүне уңышлы уздылар

Яңа уку елы башланырга аз вакыт калып бара. Шәһәр һәм районның белем бирү учреждениеләре үзләрендә тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзерләнәләр. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр һәм бирегә кабат килүчеләр өчен барлык шартлар тудыру – алар өчен бу үзенә күрә имтихан.

Ике атна дәвамында составына башкарма комитет, мәгариф идарәсе, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре кергән махсус комиссия шәһәр һәм районның мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрен тикшереп карап чыкты, аларның яңа уку елына әзерлеген бәяләде. 

Комиссия әгъзалары куркынычсызлыкны тәэмин итүне, туклануны оештыру кагыйдәләренең, медицина таләпләренең үтәлешен, агымдагы һәм капиталь ремонт торышын (түбәнең торышы, уку бүлмәләрен һәм спорт залларын җиһазландыру, мәктәп яны территориясен төзекләндерү), кирәкле документларның булуын тикшерделәр. Бу мәсьәләдә вак-төякләр юк, чөнки һәрберебез өчен иң кадерле кешеләрнең – балаларның гомере һәм сәламәтлеге кабул итү сыйфатына турыдан-туры бәйле.

– Белем бирү учреждениеләрен кабул иткәндә, без, беренче чиратта, электр челтәрләре, электр приборлары, янгын сигнализациясе һәм янгынга каршы чараларның торышын тикшерәбез. Кирәкле документларны дөрес рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирәбез, җаваплы затларны билгеләү турындагы боерыкларны тикшерәбез, – ди мәгариф идарәсенең хуҗалык-эксплуатация бүлеге начальнигы Илдус Кыямов. – Җитәкчеләр, гомумән алганда, белем бирү учреждениеләрен яхшы әзерләгәннәр, тикшерү барышында тупас бозулар ачыкланмады. Барлык җаваплы затлар билгеләнгән, боерыклар бар, мәктәпләрнең һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең техник торышы таләпләргә туры килә. 

Сакланышны тәэмин итүдән кала, уку процессы мөмкин кадәр уңайлы булсын, яңа белемнәр алырга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә этәрсен өчен кулай шартлар тудыруга басым ясала. Балаларның яшенә туры килә торган җиһазлар, җитәрлек яктырту, бүлмәләрне җилләтү мөмкинлеге булуы, дидактик материалларны куллану һәм күп кенә башка нәрсәләр – тикшерү вакытында комиссия әгъзалары күз уңында булды. 

Иң мөһим таләпләрнең берсе – белем бирү учреждениеләренең янгын иминлеге. Комиссия белән бергә без 1нче гимназиядә булдык. Тикшерү барышында, әлеге уку йортында, башка мәктәпләрдәге кебек үк, белгечләр бинаны карап чыктылар, янгын сүндергечләрнең булуын, янгын сигнализациясе эшен, чыгу юлларын тикшерделәр.

– Бина янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган, янгын сүндерү җайланмалары, янгын сигнализациясе бар. Янгын краннарына лицензиясе булган махсус оешма тарафыннан хезмәт күрсәтелә. Янгын чыгу турында мәгълүматларны мониторинглау, эшкәртү һәм тапшыру системасы эшли. Белем бирү учреждениесе яңа уку елына әзер, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Илнар Гатауллин (рәсемдә). – Шәһәр һәм районның башка мәктәпләре дә яхшы әзерлек күрсәттеләр. Барлык учреждениеләрдә чарлаклар янгыннан саклый торган состав белән эшкәртелгән, барлык мәктәпләрдә дә янгын сигнализацияләре бар, эвакуация юлларында каршылыклар, бас­кыч астында яна торган материаллар юк. 

Инженер челтәрләренең, сан­узелларның, азык-төлек блогының әзерлеге, биналарның техник торышы, туклану режимы да комиссия игътибарыннан читтә калмады. Тикшерү барышында әйләнә-тирә территорияләрнең төзеклеге дә исәпкә алына.

 – Бу яктан бигрәк тә авыл җирлегендә актив эшлиләр. Алар яшелчә үстерәләр, ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашалар. Иң яхшы төзекләндерелгән территорияләр: керү урыннары, бакча участоклары булган учреждениеләр грамоталар белән билгеләп үтелә, аларга премияләр бирелә, – дип билгеләп үтте Илдус Минһачетдин улы. 

Шәһәрдә һәм районда барлыгы 30 мәктәп һәм 45 балалар бакчасы әзерлек буенча тикшерүне уңышлы узды. Әмма белем бирү учреждениеләренең торышы уку елы дәвамында мәгариф идарәсе һәм күзәтчелек органнары контролендә тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев