Татарстанда тугызынчы сыйныф укучылары өчен аттестацияләүнең яңа тәртибен кертәләр
1 сентябрьдән 5-7 сыйныф укучылары өчен яңа фән – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» барлыкка киләчәк
Республикада 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе сайланды, аларда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар ике имтихан нәтиҗәләре буенча укырга керә алачак.
Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, экспериментта катнашу өчен тәкъдим ителә торган һөнәри белем бирү оешмалары һәм әзерлек юнәлешләре исемлеге әлегә төгәл түгел.
Узган ел ике фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру экспериментында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе генә катнашкан иде.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев