Мәгариф

Татарстанда иң яхшы яшь галимнәр конкурсы өчен Гран-при номинациясе кертелде

Татарстанда фәнни һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре өчен «Иң яхшы яшь галим» конкурсының аерым Гран-при номинациясе рәсми рәвештә кертелде. Бу хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин 2025 елның 30 декабрендә имзалады

Премия ел саен өч җиңүчегә тапшырылачак. Акчалата бүләкләү беренче урын өчен — 500 мең сум, икенче урын өчен — 350 мең һәм өченче урын өчен 250 мең сум тәшкил итәчәк.

 

Документ нигезендә, премиягә фәнни яки мәгариф учреждениеләрендә кимендә биш ел эш стажы булган фәннәр кандидатлары һәм докторлары дәгъва итә ала.

 

Кандидатларның яше 35 яшьтән, ә фән докторларының яше 40 яшьтән артмаска тиеш.

Чыганак: «Вести Татарстан»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев