Мәгариф

Татарстанда физика һәм математика укытучылары өчен грантлар санын арттырдылар

Татарстанда физика, математика һәм информатика педагогларына грантлар саны 350дән 430га кадәр артты

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Элегрәк ул ришвәтчелеккә каршы экспертиза узган иде.

 

Физика-математика профиле укытучылары арасында грантлар алучылар саны элеккеге 100дән 130га кадәр, ә педагоглар – физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре арасында 100дән 200гә кадәр артты.

Шул ук вакытта физика-математика профилендәге яшь укытучылар арасында ярдәм алучылар саны 150дән 100гә кадәр кимеде.

 

Грант түләүләренең күләме үзгәрешсез кала: 344 828 сум – физика-математика профиле укытучылары өчен, 275 862 сум – тиешле профильдәге яшь педагоглар өчен, 103 448 сум – физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен.

Физика, математика һәм информатика педагогларына түләүләр күләме узган елның көз башында арттырылды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

 

Мәктәп укытучыларына ярдәм итү, аерым алганда, «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

 

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев