Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда тапшырылган БДИ нәтиҗәләрен расладылар
...
Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре расланды, алар буенча имтиханнар 31 мартта узган иде. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Физиканы вакытыннан алда ике катнашучы тапшырган, аларның уртача нәтиҗәсе 44 балл тәшкил иткән. Биологияне ун кеше сайлаган, бу фән буенча уртача балл – 58.
Бу фәннәр буенча апелляцияләрне карау 21 апрельгә билгеләнгән. Ул Казанда Боевая урамы, 13 йорт адресы буенча һәр мөрәҗәгать итүчегә катгый билгеләнгән вакытта узачак.
Чыганак: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев