Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда «Физик-химик алгарыш» проектын гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Татарстанда әлеге уку елында «Физик-химик алгарыш» дигән яңа проект эшли башлады

Аны гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

 

Проект укытучыларга, укучыларга һәм мәктәпләргә ярдәм итүгә, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга кагылышлы берничә юнәлешне үз эченә ала, дип сөйләде ул.

 

«30 мәктәп – 1әр млн сум, 30 мәктәп 600әр мең сум грант алачак. 200 укытучыга бер тапкыр 240 мең сум түләү каралган. Мәктәп укучыларын физика һәм химиягә өйрәтүче югары уку йортларының 20 укытучысы 200әр мең сум алачак. Яхшы ярдәм килеп чыга», – дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

 

Моннан тыш, республикада «физика-математика алгарышы» республика проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул 2024 елда эшли башлады.

 

«Быел проектка 233 млн сум бүлеп бирелгән. Проект ярдәмендә узган уку елында – 20 физика-математика сыйныфы, бу уку елында шулай ук 20 сыйныф ачылды, – дип билгеләп үтте Һадиуллин.

 

Татарстан министры 564 химия укытучысы, 860ка якын физика укытучысы һәм 623 информатика укытучысы эшләвен искәртте.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев