Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагоглар үз һөнәрләрендә иң яхшы исеме өчен көрәштеләр

Подагоглар «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсларының муниципаль этапларында һөнәри осталыкта ярыштылар.

«Иң яхшы укытучы 2020» конкурсының муниципаль этабында районның 9 мәктәбеннән 12 педагог көч сынашты. 1нче номерлы лицей базасында алар үзләренең педагогик осталык­ларын күрсәттеләр, район данын зона һәм республика этап­ларында яклау хокукы өчен көрәштеләр.

Башлангыч сыйныф, инглиз һәм татар теле, география, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурста педагог­лар алдына бик күп катлаулы бурычлар куелды. Шуларның берсе – ачык дәрес үткәрү, уйлап табучанлык күрсәтү, укучыларны үз эшләренә креатив якын килүләре белән кызыксындыру.

Дәресләр башлангыч сыйныф укучылары өчен дә, югары сыйныфлар өчен дә төрле тематикада иде. 5нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Фәтхетдинова һәм 3нче гимназия укучылары рус теле дәресендә сүзләрнең мәгънәсе турында сөйләштеләр, аларны язу кагыйдәләрен, үзгәртү вариантларын тикшерделәр.

Педагог укучылар белән уртак телне тиз тапты. Дәрес төрле биремнәргә бай булды, аларның һәркайсын балалар уңышлы үтәделәр.

Зуррак балалар белән укытучылар җитдирәк темаларга әңгәмәләр кордылар. Шулай, 4нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Николаев 1нче лицейның унынчы сыйныф укучыларына чын сугышчыга хас сыйфатлар турында сөйләде, Берлинга кадәр барып җиткән бабасының орденнарын күрсәтте. Дәрес барышында укытучы егетләрнең һәм кызларның игътибарын сугыш вакытында яшьләрнең ватанпәрвәрлегенә һәм үз Ватанына чиксез мәхәббәткә юнәлтергә тырышты.

– Бу конкурс минем өчен үзенчә­лекле, халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгы якынлаша. Яшь буын бәхеткә хокук һәм тыныч тормыш шатлыгы нинди бәя белән яулануы турында белергә тиеш, – ди Александр Викторович.

Укытучы балаларны ватанпәр­вәрлек рухында 32 ел тәрбияли. Осталыгының сере гади – тормыш тәҗрибәсе, яшьләр белән эшләү. Александр Николаев «Ел укытучысы» конкурсында беренче тапкыр гына катнашмый. Конкурста аңа барыннан да бигрәк көндәшлек рухы көч өсти һәм этәргеч бирә икән.

Александр Николаев дәресендә балалар актив эшләделәр. Төркем­нәргә бүленеп, аларның һәркайсы «ватанпәрвәрлек» сүзенең төшен­чәсен ничек аңлавы турында сөйләде. Укучылар хәрби тематикага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Дәресләрдән соң укытучылар яңа укыту методикалары буенча мастер-класс үткәрделәр. Конкурсның яңалыгы – «Мин – укытучы» темасына эссе. Бу читтән торып үткәрелгән этап иде.

– Эсседа педагоглар ни өчен укы­тучы булырга теләгәннәре, үз һөнәрләренә карашлары турында яздылар, – ди укыту-методик тәэмин итү бүлеге начальнигы Надежда Кондрашина.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, замана укытучысы заман белән бергә атларга тиеш, шуңа күрә үзенең интернет-порталы булырга, интерактив такта, башка интернет-чыганаклардан файдалана белергә тиеш.

Без өлкән сыйныф укучыларыннан ел укытучысының нинди булырга тиешлеге белән кызыксындык.

– Замана укытучысы – бер үк вакытта ягымлы да, таләпчән дә булырга тиеш. Ул сыйныфта тәртип урнаштырырга, шулай ук заманча технологияләр артыннан өлгерергә һәм үз укучыларын да бу темпта укытырга тиеш, – дип фикере белән уртаклаша лицейда укучы Яна Петрулевич.

Йомгак ясалды. 1 февраль көнне Лаешта узачак зона этабында шәһәребез данын инглиз теле укытучысы Ольга Балякова (3нче гимназия), информатика укытучысы Рушания Вәлиева (Чистай Выселкасы мәктәбе), туган (татар) тел укытучысы Гүзәлия Мөхәммәтҗанова (1нче урта мәктәп) яклаячак. «Педагогик дебют» номинациясендә физика укытучысы Алексей Җаббаров (Йолдыз мәктәбе) һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Екатерина Кошкина (16нчы урта мәктәп) җиңүчеләр булдылар.

Республика конкурсының әлеге старты яңа казанышларның башлангычы булыр дип өметләнәбез. Зона этабында җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак финалга барачак. Барлык конкурсантларга уңышлар телибез!

 

Өч көн дәвамында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсы муниципаль этабының финал туры узды.

Шәһәр һәм районның иң яхшы педагоглары 23нче номерлы балалар бакчасына җыелдылар, барлык сынаулар анда узды. Конкурсның сайлап алу турында барлыгы 25 педагог катнашты, шуларның 13е генә икенче этапка уза алды.

– Беренче конкурс көнендә катнашучылар балалар белән белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр һәм үзләренең эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Әлеге сынаулар нәтиҗәләре буенча финалга үз һөнәри осталыгын күрсәтергә җиде педагог чыкты. Алар үз методик эшләнмәләренең, авторлык эшләренең гамәли әһәмиятен күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Оксана Маслакова.

Җиде педагог хезмәттәшләре белән мастер-класс үткәрде, алар барышында үз тәҗрибәләре белән уртак­лаштылар, методик эшләнмәләр турында сөйләделәр. Бу бик кызыклы булды, күп кенә тәрбиячеләр үзләре өчен ниндидер яңалык ала алдылар.

Иң яхшылар җиделегенә 26нчы «АБВГДейка» балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Коврижных-Бачиашвили (астагы рәсемдә) да керде.

– Мин һәрдаим эзләнүдә. Шуңа күрә миңа конкурста катнашырга, мастер-класс үткәрергә тәкъдим кергәч, уйлап та тормадым. Әлбәттә, миңа ярдәм иткән хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм. Мондый конкурслар бик дулкынландыргыч, зур әзерлек таләп итүләренә карамастан, бик кирәк. Алар безгә тәҗрибә уртаклашырга, һәрберебез өчен файдалы булган яңалыкларны белергә ярдәм итәләр, – дип сөйли Татьяна Валериевна. – Балалар белән эшләгәндә мин аларда креатив фикерләүне үстерүгә игътибар бирергә тырышам. Бу юнәлештә эшне кече яшьтән үк башларга кирәк. Балаларда мөстәкыйльлекне, бәйсезлекне үстерү мөһим.

Жюри әгъзалары педагогларның конкурска әзерләнү дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

– Елдан-ел безнең тәрбиячеләребез иң яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Алар конкурска төптән әзерләнәләр, үз осталыкларын, эшләренә иҗади якын килә белүләрен күрсәтәләр. Әлбәттә, балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренең җитәкчелек, хезмәттәшләре ягыннан да ярдәме мөһим роль уйный, – дип билгеләп үтә жюри әгъзалары.

Конкурсның үзенчәлеге шунда, педагогларга үзләрендә тәрбияләнүче балалар белән түгел, ә 23нче балалар бакчасына йөрүче, ягъни тәрбиячеләр беренче тапкыр күргән сабыйлар белән белем бирү эшчәнлеген күрсәтергә туры килде. Таныш булмаган тәрбиячене күргәч, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзләрен ничек тотуларын алдан белеп булмый. Шуңа да күпчелек катнашучыларның дулкынлануы гаҗәп тә түгел, алар беренче минутлардан ук балаларның ышанычын яуларга тырыштылар. Әмма юкка дулкынланганнар икән.

– 23нче балалар бакчасында тәр­бия­ләнүчеләр бик актив, үзләрен табигый тоталар, күп нәрсәне беләләр. Дәресләр дустанә шартларда, уен эшчәнлегендә үтте, балалар да, педагоглар да үзләрен иркен хис иттеләр, – дип ассызыклады Оксана Маслакова.

Сынау нәтиҗәләре буенча муниципаль этап җиңүчеләре билгеләнде. 20нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Каргина (өстәге рәсемдә) муниципаль этапта җиңүче булды, икенче урынга 6нчы номерлы балалар бакчасы педагогы Ольга Евтеева, өченче урынга 8нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Мисолина лаек булды.

Әлеге мәктәпкәчә белем бирү педагоглары 14 февральдә Түбән Камада узачак конкурсның зона этабында Чистай данын яклаячак. Зона этаплары нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар республика дәрәҗәсендә «Ел тәрбиячесе» исеме өчен көрәшәчәк. Аларга уңышлар телибез!

Анна ЯКОВЛЕВА

Гөлгенә САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев