Олег Морозов Чистай студентларына исемле стипендияләр тапшырды
Мәгариф

Олег Морозов Чистай студентларына исемле стипендияләр тапшырды

Дәүләт Думасы депутаты КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентларын яхшы укыганнары өчен бүләкләде

Чистай районына эш сәфәре барышында Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов КАИ-КНИТУның «Восток» филиалында булды. Парламентарий студентлар белән аралашты, илнең сәяси төзелеше турында лекция укыды, депутат эшенең нечкәлекләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм яшьләргә мөһим үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

 

Гадәткә кергәнчә, Олег Морозов югары уку йортының алдынгы студентларына – соңгы дүрт семестрны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган иң тырыш һәм талантлы студентларга исемле стипендияләр тапшырды. Быел университетның Гыйльми советы дүрт кандидатураны сайлады.

 

Исемле стипендияне:

 

Дарья Шаброва – 3 курс студенткасы;

Святослав Никитин – 2 курс студенты;

Сергей Сергеев – 3 курс студенты;

Денис Новиков – 4 курс студенты алдылар.

 

КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев