Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәләр ясар чак җитте

Имтиханнар нәтиҗәсе билгеле, чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортларына керергә әзерләнәләр. Димәк, тиешле нәтиҗәләр ясар чак та җитте дигән сүз.

Болар һәм башка нәрсәләр турында без мәгариф идарәсенең начальник урынбасары Ирина Новикова белән сөйләштек.

– Сез быел бердәм дәүләт имтиханнары турында нәрсә әйтә аласыз?
– Имтихан нәтиҗәләре чыгарылыш сыйныф укучыларының тиешле әзерлектә булуларын күрсәтте. Узган ел белән чагыштырганда алар быел яхшырак.Рус теле буенча уртача балл – 72,6, профиль математика буенча – 64.
– Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә бозу очраклары ачык­ланмадымы?
– Бозулар ачыкланмады. Имтиханнар үткәрү пунктларындагы аудиторияләрдә видеокүзәтүләр алып барылды. Сыйныфларда Казан энергетика университетыннан, Казан дәүләт университетыннан җәмәгать күзәтүчеләре катнашты. 
– Быелгы уку елында нинди яңа­лыклар кертел­гән иде?
– Иң элек математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелде. Әгәр узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары профиль дәрәҗәдәге кебек база дәрәҗәсендә бирә алсалар, быел алар шуларның икесе арасындагыны сайладылар. Профиль математика буенча 10-11 сыйныф курсларында өйрәнүгә кермәүче биремнәр дә бар. Аларга әзерләнү өчен өстәмә рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Профиль математиканы математика, техник юнәлештә укырга керүчеләр тапшырдылар. Моңардан тыш, 2019 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына дүрт телдән имтихан бирергә мөмкин иде. Инглиз, француз, немец, испан телләренә кытай теле дә өстәлде. Бездә аны беркем дә тапшырмады.
– Чыгарылыш сыйныф укучылары нинди предметлар сайладылар? Аларның кайсы бик кирәкле дип саналды?
– Мәҗбүри булганнардан тыш, чыгарылыш сыйныф укучылары әдәбият, информатика, тарих, җәмгыять белеме, география, физика, химия, биология, чит тел сайладылар. Һәрбер укучы укырга керү өчен күпме имтихан кирәк, шуның кадәр сайлый алды. Әмма иң популяр предмет – ул җәмгыять белеме, күрәсең, гуманитар белгечлекләр безнең балаларны күбрәк җәлеп итә. Икенче урында – физика. Географияне бары ике укучы гына бирде.
– Имтихан вакытында нәрсәдән файдаланып була ?
– Һәрбер предметның «кораллану» исемлеге бар. Математика, физика, география буенча сызымнар һәм рәсемнәр төзү өчен белешмә мәгълүматлы булмаган линейкалар кулланырга мөмкин. Программалаштырылмаган гади калькуляторны химия, физика, географиядә кулланырга мөмкин. Ә менә чит тел биргәндә бернәрсә дә алып килергә ярамый.
Укучыларга фрагментның авазлар чыгаруын башкару өчен аппаратура һәм телдән җаваплар яздыручы компьютер гына бердәнбер ярдәмче булдылар. Башка дисциплиналардан өстәмә белешмәлекләр яисә аппаратура куллану каралмаган.
– Имтихан күпме вакыт дәвам итә?
– Өч сәгать һәм илле биш минутка сузыла. БДИ җирле вакыт буенча иртәнге сәгать унда башлана.
– БДИ нәтиҗәләре аттестаттагы билгеләргә, медаль алуга тәэсир иттеме?
– Алар аттестатка тәэсир итәләр, әмма аңа куелучы билгеләргә түгел. Рус теле һәм математика буенча минималь чикне үтү укучыга гомуми белем турында аттестат бирүгә нигез булып тора. «Мәгариф турында» яңа закон кертелгәннән соң 2013 елдан илебездә алтын һәм көмеш медальләр бетерелде. Хәзер «Укуда аерым уңышлар өчен» дигән Россия медале генә бар. Аның белән барлык предметлардан «иң яхшы» билгеләре булучылар гына бүләкләнә. 2019 елдан әлеге медальне профиль математикадан һәм рус теленнән 70 балл һәм аннан артыграк җыючы һәм база дәрәҗәсендәге математиканы «иң яхшы»га бирүче ала.
– Бирелгән имтихан канәгать­ләндермәсә, имтиханны яңадан биреп буламы?
– Әгәр кирәкле балл җыймаса, укучы бер генә мәҗбүри имтиханны яңадан бирә ала. Нәтиҗә белән риза булмаса, ул апелляциягә бирә ала.Комиссиядә биремнәр киңәйтелгән җаваплар белән тикшерелә. 
– Ирина Александровна, сез безнең чыгарылыш укучыларына нәрсә теләр идегез?
– Аларның һәрберсенә вузга уңышлы керүләрен телим. Булачак һөнәреңне дөрес сайларга, үзеңнең тормыш юлыңны һәм үз-үзеңне табарга кирәк. Алда яңа уңышлар, яңа шатлыклар көтсен иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев