Математика һәм рус теле: 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханында Чистай чыгарылыш укучыларының югары баллары
Чистай районының чыгарылыш укучылары математика һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, кабат югары әзерлек дәрәҗәсен исбатладылар.
Унберенче сыйныф укучылары сынауларны уңышлы гына үтәп калмыйча, республикада иң яхшылар рәтенә керделәр.
Математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтиханны 135 кеше тапшырган. Һәм нәтиҗәләр үзләре үк сөйли: 86 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән артык лаеклы балл җыйган – бу барлык тапшыручыларның 60 проценттан артыгы. Мондый югары күрсәткеч балаларның җитди әзерлек дәрәҗәсен һәм талантлы булуын күрсәтә.
Математикадан профиль дәрәҗәсендәге иң яхшы нәтиҗәләр:
• 100 балл – Рәсүл Мәзгутов (3нче гимназия);
• 98 балл – Сергей Цыганов (1нче лицей);
• 97 балл – Илья Агафонов (3нче гимназия);
• 97 балл – Ирина Наумова (4нче мәктәп);
• 96 балл – Әнвәр Гыймадиев (Луч мәктәбе).
База дәрәҗәсендәге математиканы 106 кеше тапшырган, монда да горурланырлык урын бар: 51 укучы имтихан өчен «бик яхшы» билгесе алган.
Рус телен, мәҗбүри фән буларак, районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырды. Бу сынауда да Чистай укучылары искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Берьюлы җиде чыгарылыш сыйныф укучысы 94 һәм аннан да югарырак балл җыйганнар арасына керде.
2026 елда рус теле буенча иң яхшы нәтиҗәләр:
• 97 балл – Рузилә Урманчиева (5нче мәктәп);
• 94 балл – Рушан Сөнгатуллин (Каргалы гимназиясе);
• 94 балл – Мәдинә Хөснетдинова (5нче мәктәп);
• 94 балл – Азалия Гарифуллина (5нче мәктәп);
• 94 балл – Дарья Молоствова (1нче лицей);
• 94 балл – Юлия Арсеньева (1нче гимназия);
• 94 балл – Анна Страхова (1нче лицей).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев