Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәпкәчә яшьтәге Чистай балалары «Театрның тылсымлы дөньясы» фестивалендә татар телендә спектакльләр күрсәттеләр

Фестиваль 1нче номерлы балалар бакчасында узды

1нче номерлы балалар бакчасы базасында татар телендә «Театрның тылсымлы дөньясы» муниципаль сәхнәләштерелгән әсәрләр фестивале узды. Чарада шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

 

Фестиваль «Чишмә» ресурс үзәге эше кысаларында узды. Аның төп максаты – мәктәпкәчә учреждениеләрнең балаларга татар телен өйрәтү тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату.

 

Конкурс эшләре өч номинациядә: курчак спектакле, спектакль (әсәрдән өзекне сәхнәләштерү), моно-спектакль (бер бала чыгышы) кабул ителде.

 

6, 1, 2, 3, 23, 19нчы номерлы балалар бакчалары коллективлары фестивальнең җиңүчеләре булдылар.

 

4, 5, 10, 11, 14, 16, 17, 21, 27, 28нче номерлы, шулай ук Чистай Выселкасы балалар бакчасы коллективлары төрле номинацияләрдә призерлар һәм лауреатлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев