КИУның Чистай филиалы студентлары «Ректор балы»нда бүләкләргә лаек булдылар
Мәгариф

КИУның Чистай филиалы студентлары «Ректор балы»нда бүләкләргә лаек булдылар

Чара Казанда узды

«Корстон» бизнес-үзәгендә ел саен «Ректор балы» – иң яхшы студентларны бүләкләү тантанасы узды.

 

Чара уку елының лаеклы тәмамлануы булды: анда югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм чыгарылыш студентларын билгеләп үттеләр.

 

Быел балга Чистай филиалының уку-укыту, фән, спорт һәм иҗат эшчәнлегендә үзләрен яхшы күрсәткән 20 студент чакырылган иде.

 

Аларның һәркайсы югары казанышлары өчен ректор Асия Витальевна Тимирясовадан медальләр һәм Рәхмәт хатлары алды.


Нет комментариев