Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә контроль һәм өй эшләрен тикшерү өчен ясалма фәһем кертергә планлаштыра
Бу хакта брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, ведомство типик һәм стандарт эшләрне тикшерүне автоматлаштырылган системага күчерергә ниятли, бу педагогларга йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Ясалма фәһемне кертүнең тагын бер бурычы – республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә бердәм тикшерү критерийлары исәбенә бәяләүнең объективлыгын тәэмин итү.
Чыганак: Бизнес-онлайн
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев