Чистайның 8 укучысы физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды
Мәгариф

Чистайның 8 укучысы физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды

Анда Чистай районыннан 7-11 сыйныфларда белем алучы тугыз укучы катнашты

14-16 гыйнвар көннәрендә физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Чистай районыннан 7-11 сыйныфларда белем алучы тугыз укучы катнашты.

 

Ярыш нәтиҗәләре буенча сигез укучы, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, төбәк этабында призер булды.

 

3нче гимназиядән җиде укучы: Святослав Бабаев, Эмиль Сибгатуллин, Әскәр Әхмәдиев, Тимур Хомяков, Святослав Чапыжников, Камил Заһидуллин һәм Рәсүл Мәзгутов призер булды. Алар барысы да физика укытучысы Олег Панин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Тагын бер призер – укытучы Гөлназ Гыйләҗева әзерләгән 1нче лицей укучысы Тимур Җамалетдинов.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев