Чистай студентлары арасында «Гран-при» иясенең исеме билгеле булды
Россия студентлары көне алдыннан «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә Чистай районы башлыгы стипендиясен тапшыру тантанасы булды
Бу көнне шәһәрнең иң лаеклы студентларын хөрмәтләделәр, алар яхшы укуларын актив иҗтимагый эшчәнлек белән бергә алып баралар, район үсешенә өлеш кертәләр.
Район башлыгының исемле стипендиясен тапшыру һәм яшь талантларны хөрмәтләү тантанасы күптәннән күркәм гадәткә әверелде һәм ул ел саен яңа исемнәр ача.
Тантана сәбәпчеләрен шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде һәм чын күңелдән котлады.

«Кадерле студентлар, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм! Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, даими рәвештә үсегез һәм яңа үрләргә омтылыгыз. Уку еллары сезгә кызыл дипломнар гына түгел, тормышыгызда төп таянычыгыз булачак чын белемнәр дә китерсен. Бәйрәм белән!» – дип теләде студентларга Михаил Иванович.
Аның кулыннан студентлар беренче лаеклы бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары алдылар.
Уку йортларын тәкъдим итү кичәнең аерым бер өлешенә әверелде. Студентлар үзләре әзерләгән видеороликларны күрсәттеләр, үз көллиятләренең һәм филиалларының тормышын гадәти булмаган күзлектән, үзләре күргәнчә ачтылар.
Шулай ук егетләрне һәм кызларны яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов котлады. Ул студентларга «Медиа» һәм «Иҗат» номинацияләрендә бүләкләр тапшырды.
Шәһәр Советы депутаты, «Мебель фабрикасы» 6нчы территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе, «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова йөрәкләре башкалар өчен ачык булган «Волонтер»ларга һәм «Җәмәгатьче»ләргә бүләкләр тапшырды.

«Сез тиздән зур тормышка аяк басачаксыз, яхшы белгечләр булачаксыз. Мин сездән үтенеп сорыйм, дөньяга яхшылык алып килегез, – диде студентларга Чулпан Габдрахман кызы. – Шуны онытмагыз, янәшәдә һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар. Тормышны барлык чагылышларында яратыгыз. Сезгә бәхет һәм игелек телим».
Район башлыгының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Чистай районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Гатауллина спорт һәм интеллектуаль номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләп үтте.
Сер финалга кадәр сакланды – барысы да «Югары бүләк» номинациясендә «Гран-при» дипломын алучыны көтте. Җиңүченең исемен игълан итү хокукы Михаил Ксенофонтовка бирелде. Ул «КИУ»ның Чистай филиалы студенты Динара Гарифуллина булды.

Аның казанышлары исемлеге сокландыргыч: бишлегә генә укый, ТР туристлык волонтерлары ассамблеясе амбассадоры, фәнни бергәлек җитәкчесе, «Профессионаллар» чемпионаты һәм халыкара конференцияләр призеры, «Ел казанышлары» премиясе иясе. Һәм бу аның актив тормышының бер өлеше генә, анда шулай ук хәрби-гамәли спорт, «Студентлар язы» һәм башка бик күп проектлар керә. Динара – академик белемнәр өзлексез эшчәнлеккә тапкырланган уңыш формуласының җанлы гәүдәләнеше.
Чара, чын студентлар бәйрәменә хас булганча, динамик концерт белән үрелеп барды. «Яңа буын» җыр студиясе һәм студентлар үзләре тамашачыларга шигырьләр, җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр, кабатланмас шатлык хисе тудырдылар.
Г. Хәйруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев