Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәгариф

Чистай районы Яуширмә мәктәбе укытучысы Лилия Фәсхетдиновага «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелде

Күренекле татар шагыйре, публицист, милли әдәбиятыбыз классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Туган тел» Бөтендөнья форумы утырышында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Марсель кызы Фәсхетдиновага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде

Лилия Марсель кызы Чистай муниципаль районы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясе җитәкчесе, «Туган якны өйрәнү» музеен оештыручы, Идел буе федераль округында 2025 елда Россия халыкларының этномәдәни үсешен һәм бердәмлеген ныгытуда шәхси өлеш керткән өчен «Милләт горурлыгы – 2025» Бөтенроссия иҗтимагый премиясенең округ этабында «Туган телләрне үстерүгә һәм саклауга өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче, Яуширмә авылы территориясендә эшләп килүче һәм бөтен дөньяга танылган Гаяз Исхакый исемендәге музей берләшмәсе советының актив әгъзасы.

 

Без якташ педагогыбызның уңышлары белән горурланабыз һәм аны лаеклы бүләге белән ихластан котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, тагын зур уңышларга ирешүен һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев