Мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе кысаларында республиканың иң яхшы педагогларын бүләкләү тантанасы булды
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган дәрәҗәле Бөтенроссия конкурслары финалистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Чистай педагог-китапханәчеләре дә бар.
1нче гимназиянең педагог-китапханәчесе Любовь Кубышкина федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Ул «Россиянең иң укый торган мәктәбе» номинациясендә билгеләп үтелде.
«Иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» номинациясендә Бөтенроссия конкурсы финалистлары исеменә:
• Ольга Жильцова, 4нче мәктәп педагог-китапханәчесе;
• Елена Титова, 5нче мәктәп педагог-китапханәчесе лаек булдылар.
1нче лицейның педагог-китапханәчесе Людмила Семенова «Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2025» республика конкурсында «Иң яхшы шәһәр мәктәбе китапханәсе – 2025» номинациясендә абсолют җиңүче булды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев