Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чистай районы укытучылары Уфада узган V Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнаштылар

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән тарихчылар өчен бу форум фикер-тәҗрибә алышу мәйданы булды

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.

Агымдагы елның 17-18 нче март көннәрендә Уфа шәһәренең “Президент Отель” кунакханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" исемле V Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды.  

Ике көн узган форумда Русиянең төрле өлкәләреннән 200дән артык төбәк тарихчылары катнашты. Араларында һәвәскәр тарихчылар да, фән белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Безнең районнан Чистай  күппрофильле колледжының тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Хәкимова Әлфия Зәйнулла кызы, Йолдыз урта мәктәбенең тарих укытучысы Шәрифуллина Альмира Инзил кызы, Каргалы гимназиясенең тарих укытучысы Сәлахова Лилия Гаязетин кызы һәм мин, Иске Роман урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Билалова Рушания Камил кызы катнашты. Бу җыен бишенче тапкыр уза. Узган ел пандемия аркасында тарихчылар җыела алмады, әмма быел очрашуга киртәләр булмады.  

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән тарихчылар өчен бу форум фикер-тәҗрибә алышу мәйданы булып хезмәт итте. Катнашучылар фәнни ысулларны кулланып эшләргә, архивлардан кирәкле материалларны табарга, шәҗәрәләр төзергә өйрәнделәр, татар тарихын өйрәнү һәм пропагандалау мәсьәләләре буенча зур сөйләшү алып бардылар. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре, Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе, төбәкләрне өйрәнү институтлары галимнәренең катнашы җыелышны фәнни форум дәрәҗәсенә күтәрде. Әлеге чараны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов һәм Башкортостандагы милләттәшләребез күп көч куйдылар. А.Борһанов бу чараның максатын болай аңлатты:    

- Кешенең паспорты булган кебек, һәр татар авылы тарихы турында китап булырга тиеш. Безнең максат – һәр татар авылының китабын булдыру, аларны әзерләүдә ярдәм күрсәтү. Төбәк тарихын өйрәнүдә татар белән башкорт ярдәмләшеп эшләргә тиеш. Китаплар, бигрәк тә археологиягә, беренче, икенче, өченче ревизия документларына таянып язылса, дәлилләр көчле, җитди була.  

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр фикеренчә, һәр авыл турында китап булырга тиеш. Җыен туган якка, туган төбәккә багышланган китаплар күргәзмәсе белән ачылып китте. Күргәзмәдә шулай ук А.Дәминов, Р.Билалованың “Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар” китабы да урын алды. Түгәрәк өстәл – төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен фәнни-методик семинар бик җанлы үтте. Үзебезнең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык, яңа фикерләр ишеттек, күп мәгълүмат тупладык.  

Икенче көнне форумчылар өч секциягә бүленеп эшләделәр. Җыенда катнашучылар әлеге чара татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә тарихи-мәдәни мирасны алга таба да камил өйрәнү, саклап калу һәм файдалану ягыннан әһәмиятле булып тора дип билгеләп үтте. Шулай ук археологик тикшеренүләрне, эпиграфик һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләрне, архив һәм фольклор материалларын, торак пунктлар тарихларын, күренекле якташлар эшчәнлеген, музей һәм тарихи-төбәк тарихын өйрәнүчеләр хезмәтенең үсешен алга таба да дәвам итү кирәклеген ассызыклады.  

V Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенының иң төп чарасы – пленар утырышы булды. Бу мәртәбәле чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров та катнашты.  

Форумда катнашучылар әлеге форумны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив эшчәнлекләре өчен Оештыру комитеты әгъзаларына, җитәкчелеккә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә, бигрәк тә Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка, шулай ук Форумда катнашучыларга – галимнәргә, төбәкчеләргә, җәмәгать эшлеклеләренә рәхмәт җиткерде.  

Рушания Билалова, Иске Роман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев