Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Быел 910 беренче сыйныф укучысы парта артына утырды

1 сентябрьдә шәһәрдә җанлылык хөкем сөрде, урамнарда матур чәчәк бәйләмнәре күтәргән укучылар мәктәпкә ашыкты.

Озак вакыттан соң, ниһаять, мәктәпләр үз ишекләрен ачты.

Үзизоляция чорында һәм җәйге каникул вакытында укучылар мәктәпне, сыйныфташларын, укытучыларын сагынырга да өлгерделәр. Әлеге көн аеруча беренче сыйныфка баручылар, аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч, чөнки нәниләрне яңа белем, кызыклы ачышлар белән тулы булачак тормышларының яңа этабы көтә. Быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр 900дән артык яшь чистайлы атлап керде. Алар өчен беренче кыңгырау яңгырады.

Ул шулай ук 1нче номерлы гимназиянең 59 беренче сыйныф укучысы өчен дә онытылмаслык булды. Белем көненә багышланган тантаналы линейка 1нче, 9нчы, 11 нче сыйныф укучылары өчен үтте. Котлау сүзләре белән укучыларга, ата-аналарга 1нче гимназиянең директоры Валентина Бондарцова чыкты.

– Кадерле гимназистлар, ата-аналар, хөрмәтле укыту чылар! Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Унберенче сыйныф укучылары өчен бу бик җаваплы ел. Мин сезнең барыгызга да максатыгызга ирешүегезне, яңа белемнәр үзләштерүегезне, БДИны уңышлы тапшыруыгызны телим. Сезгә барыгызга да һәрвакыт, һәркайда, бар нәрсәдә уңышлар юлдаш булсын! – диде Валентина Гавриловна.

Ул шулай ук гимназия укучыларының, аны тәмамлау чы ларның уңышларын бил геләп үтте һәм яшь мәктәп укучыларының иң яхшы гимназистларга тигезләнүләрен теләде.

– Кадерле, беренче сыйныф укучылары, сез безнең гимназияне тәмамлаучыларга алмашка килдегез. Сезнең гимназиягә тизрәк ияләшүегезне, укытучыларыгызны тыңлавыгызны, дәресләрдә актив катнашуыгызны телим. Сезнең тигезләнер кешеләрегез бар! Безнең гимназистлар һәрвакыт үзләренең уңышлары, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләр яулаулары, БДИда югары балл җыюлары белән сөендереп торалар. Быел да безнең укучыларыбыз арасында 95, 98 балл җыючылар аз түгел, – дип ассызыклап үтте ул.

Яңа уку елы башлану белән гимназистларны, ата-аналарны һәм укытучыларны финанс- бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова котлады.

– Кадерле балалар, хөрмәтле педагоглар, ата-аналар, сезне Белем көне белән котлыйм. Сезгә бу уку елының уңышлар гына китерүен, әти-әниләр өчен дә шатлыклы гына булуын телим, – диде Наталья Афиногентовна. Үзләренең җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен башка мактаулы кунаклар да юлладылар.

Һәм менә тантаналы мизгел ләр җитте: яңа уку елы башлануын белдереп, күптән көтелгән мәктәп кыңгыравы яңгырады.

5нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә линейка гадәттәгедән аерылып торды, биредә яшь чистайлыны «Фидакарьлек һәм батырлык» медале белән бүләкләделәр.

Быел әлеге мәктәпнең беренче сыйныфына үзенең кечкенә булуына карамастан, 7 яшьлек кызны бәладән йолкып калып, батырлык үрнәге күрсәткән малай килде. Әлеге вакыйга июнь азагында булган иде. Радмир бер ир-атның кечкенә кызга һөҗүм итүен күрә, аны яклый башлый, әмма үзенең көче җитмәсен аңлагач, үтеп баручыларны ярдәмгә чакыра. Шулай итеп, һөҗүм итүчене тоткарлыйлар.

1 сентябрь Радмир өчен икеләтә бәйрәм: ул укучы булды һәм туган көне. Малай киләчәккә планнары белән дә уртаклашты:

– Мин туган шәһәремдә беркемнең дә берәүне дә рәнҗетүен теләмим. Зур үскәч полицейский булачакмын, балаларны усал өлкәннәрдән якларга телим. Мин коткарган кыз минем дустым, аны бервакытта да рәнҗетергә юл куймам. Без аның белән уйныйбыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Минем бәйрәмемә ул да киләчәк, – дип оялып кына сөйли кыю малай.

Аны котларга Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Марсель Дөлкәрнәев та килгән иде. Малайны «Фидакарьлек һәм батырлык» медале белән бүләкләделәр, велосипед, татлы ризыклар бүләк иттеләр.

– Радмир – бәләкәй герой. Өлкән ир-ат белән көче тигез булмауга карамастан, ул куркып калмаган, ярдәм чакыра алган. Бу гамәл игътибарсыз кала алмый. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин аны медаль белән бүләкләү турында приказга кул куйды. Радмирны котлыйбыз, аның әти-әнисенә шундый ул тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт, – диде Марсель Сарим улы.

Өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины Виктор Смыковтан бүләкне беренче сыйныф укучысына Николай Бочкарев тапшырды. Радмирны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворновадан да бүләк көтте.

Әлеге уку елының барлык укучылар һәм укытучылар өчен дә уңышлы булуын, күп ачышлар, иҗат уңышлары китерүен, эпидемиологик вәзгыятьнең тулы кыйммәтле белем алу өчен киртә булмавын телисе килә.

Гөлгенә Сафиуллина

Анна Яковлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев