Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче сыйныфка баручыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Ел саен Белем көне алдыннан республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза.

Чистайда ел саен хәйриячеләр, иганәчеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре бу күркәм гадәтне хуплыйлар.

Узган атнада территориаль җәмәгать үзидарәләре әлеге акцияне шәһәр микрорайоннарында үткәрделәр. «Әнәс» мәчете мәйданчыгында булачак укучыларга канцелярия товарлары тутырылган букчалар, шулай ук мәчеттән татлы бүләкләр тапшырылды.

Бу акция малайлар һәм кыз лар өчен чын бәйрәмгә әве релде. «Камалия» ял итү-үсеш үзәге хезмәткәрләре кы зык лы программа әзерлә гәннәр. Яшь кунаклар өчен мәчет тер риториясендә мастер-класслар эшләде, анда һәркем кы зыклы шөгыль таба алды. Мульт фильм геройлары малайларны һәм кызларны уйнарга һәм биергә чакырдылар.

Булачак укучыларга район башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте. Дмитрий Алексеевич кызларны һәм малайларны тормышларындагы мөһим этап белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

– Булачак беренче сыйныф укучылары өчен мәктәпкә әзерлек вакыты – иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Аларның форманы киеп карыйсылары, кулга букча тотып мәктәпкә барасылары килә. Балаларны бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр көтә. Сезгә, беренче сыйныф укучылары, укуыгызда уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим. Тормышыгызда уй-ниятләрегез чынга ашсын, – диде Дмитрий Иванов.

Балаларга җылы теләкләр белән шулай ук 5нче ТҖС җитәкчесе Дмитрий Забегаев, букчалар һәм башка мәктәп кирәк-яраклары әзерләгән предприятиеләр вәкилләре мөрәҗәгать итте. Балалар бүләкләрне кызыксынып карарга ашыктылар.

Быел барлыгы 910 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шуларның 200гә якыны «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында канцелярия товарлары тутырылган букча алачак. Бәхетлеләр арасында Чистай Выселкасы мәктәбенең беренче сыйныфына барачак Богдан Футорянский да бар. Бәйрәмгә ул әнисе белән бергә килгән һәм аңа букча тапшыруларын түземсезлек белән көтте.

– Мин яза, укый беләм һәм мәктәпкә барасым бик килә. Анда безне яңа нәрсәләргә өйрәтәчәкләр, бик күп кызыклы мәгълүмат беләчәкбез, – дип җавап бирә яшь әңгәмәдәшем.

6нчы номерлы «Мебель фабрикасы» территориаль җәмәгать үзидарәсендә дә букчалар тапшыру узды. Акциягә шәһәр предприятиеләре, дәүләт хезмәтләре вәкилләре һәм бу игелекле эшкә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр кушылды. Малайларны һәм кызларны микрорайон территориясендә урнашкан белем бирү учреждениеләре вәкилләре котларга килде. Алар балаларга укуларында уңышлар һәм куелган максатларга ирешүләрен теләделәр. 6нчы ТҖС җитәкчесе Мария Есипова да микрорайонның яшь кешеләренә изге теләкләрен җиткерде.

Биредә беренче сыйныфка баручы 12 укучы үз букчаларын алды. Балаларның йөзләре шат иде. Укучыларның әти-әниләре мондый адреслы ярдәмнең саллы ярдәм булуын билгеләп үттеләр.

– Букчалар, канцелярия товарлары хәзер бик кыйбат. Ә гаиләдә берничә укучы булса, бу зур суммага төшә. Минем, мәсәлән, ике оныгым – мәктәп укучылары һәм мин баланы мәктәпкә җыярга нинди чыгымнар таләп ителүен яхшы беләм. Бу менә дигән акция гаилә акчасын сизелерлек янга калдырырга ярдәм итә, – ди беренче сыйныфка баручының әбисе Зоя Николаевна.

Белешмә

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» рес публика акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. 1 сентябрь алдыннан мохтаҗ гаиләләр битараф булмаган иганәчеләрдән ярдәм алалар.

«Чистай» мәдәни үзәге мәйданчыгында малайлар һәм кызлар өчен чын бәйрәм оештырылды. Декорацияләр бер мәлгә Белем сараена алып керделәр. Балалар да ныклап әзерләнгәннәр – аларның күбесе 1 сентябрьдә беренче тапкыр үз сыйныфлары бусагасын атлап керәчәк формада иделәр. ТР Дәүләт Советы депутатлары Халит Гарифуллин һәм Шамил Яһудин, шулай ук Чистай ЗУЭСы коллективы 48 букча әзерләгәннәр.

Бәйрәм атмосферасы тудыру өчен мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт программасы оештырдылар. Яшь артистлар рус һәм татар телләрендә мәктәп турында җырлар башкардылар, бик күп котлаулар һәм җылы сүзләр яңгырады.

Күптән түгел балалар бакчасыннан чыккан малайлар һәм кызлар әти-әниләре белән бергә тантанага килгәннәр. Кайберәүләр, яңа букчаларга карап, ерактан ук үзләренә ошаганына күз төшерделәр. Малайларның һәм кызларның ихлас елмаюлары теләкләренең чынбарлык белән туры килүе турында сөйләде. Беренче сыйныфка баручы Анжелика безгә принцессалар төшерелгән алсу төстәге букча турында хыяллануы хакында сөйләде, ә аның энесе киләчәккә планнары белән уртаклашты.

– Ике елдан мин дә беренче сыйныфка барачакмын. Миңа барлык дәфтәр-каләмнәрне тутыру өчен күп кесәле букча бүләк итсеннәр иде, – ди Ярослав.

Балалар бакчасын тәмамлау лары белән балаларны һәм аларның әти-әниләрен әтиләр советы җәмгыяте рәисе, 67нче номерлы янгын-коткару часте начальнигы Артем Кипров котлады.

– Сез үз тормышыгызда беренче мөһим баскычны үттегез. Хәзер сезнең алда тагын да җаваплырак чор тора. Әти-әниләргә – сәламәтлек һәм нык лык, ә балаларга укуларында уңышлар телим, – диде Артем Юрьевич.

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов малайларга һәм кызларга һәрвакыт белемгә омтылуларын, укытучыларны һәм әти-әниләрне хөрмәт итүләрен теләде.

Малайларга һәм кызларга беренче мәктәп бүләген шулай ук алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин һәм 3нче номерлы ТҖС җитәкчесе Софья Хәсәнова тапшырдылар.

– Хәзер сезне сабыйлар дип атап булмый, берничә көннән соң сез укучы булачаксыз. Әти-әниләр тормышында хәзер бик җаваплы чор. Мәктәп елларында җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Әмма һәрвакыт кеше булып калырга кирәк, – дип йомгак ясады Софья Мөнәвир кызы.

Гөлгенә Сафиуллина

Анна Яковлев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев