Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче сыйныфка баручылар редакциядән бүләкләр алдылар

Яңа уку елы алдыннан «Чистопольские извес тия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе хезмәткәрләренең балалары «Татмедиа»ның баш бүлекчәсеннән мәктәп кирәк-яраклары алдылар.

Тиздән булачак мәктәп укучылары үзләренең беренче дәфтәрләрен, каләмнәрен, карандашларын һәм башка мәктәп кирәк-яракларын кулланачаклар. Быел ике хезмәткәребезнең балалары беренче сыйныфка барачак. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова кызларга «Татмедиа»ның баш бүлекчәсеннән мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

– Тиздән сезнең өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Сезгә яхшы билгеләр, мавыктыргыч дәресләр, хезмәт сөючәнлек һәм күңелле мизгелләр телибез. Сезнең әниләрегезне безнең коллективта хөрмәт итәләр. Алар үз эшләрен һәрвакыт җаваплы һәм төгәл башкаралар, чөнки мәктәптә яхшы укыганнар. Алардан үрнәк алыгыз, – дип яңа уку елы башлану белән кызларны котлады Наталья Николаевна.

Ике Арина бүләкләр алганнан соң, әти-әниләренең алар өчен мәктәп формасы һәм матур бантлар әзерләүләре турында сөйләделәр.

– Мәктәпкә барасыбыз бик килә. Өйгә яхшы билге ләр алып кайтырга һәм әти-әнине сөендерергә сүз бирәбез. Мәктәпкә барырга әзерлән гәндә укырга, язарга, саннарны кушарга, алырга өйрәндек. Тиздән без яңа белемнәр алачакбыз, сыйныфташларыбыз һәм укытучыларыбыз белән танышачакбыз, – дип мәктәп тормышы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар Арина Миронова һәм Арина Королева.

Редакция аларны туңдырма белән сыйлауны оештырды. Балалар әти-әниләре белән бергә кафега юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев