Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аларны белем һәм талант берләштерә

«Чистай» мәдәни үзәгендә сәләтле, актив, уңышка ирешкән укучыларны – республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

Актлар залына фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңгән һәм призер булган 378 малай һәм кыз җыелды. Республика дәрәҗәсендә Чистай укучылары 49 призлы урын яулады.
3нче гимназия укучысы Нас­тя Логинова укуны үзенең төп мавыгуы дип саный. Рус теле һәм әдәбияты буенча респуб­лика олимпиадаларында ул күптән катнаша, әмма призлы урынны беренче тапкыр 3 ел элек, 9нчы сыйныфта укыганда алган. 
– Минем өчен бу бик зур тәҗрибә, ул миңа югары уку йортына укырга кергәндә кирәк булачак, – дип билгеләп үтә Анастасия.
Сәләтле һәм талантлы мәктәп укучылары өчен муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановның гранты зур ярдәм булып тора. «Чис­тай шәһәре» му­ниципаль бе­рәм­леге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов «Олимпка юл» рес­публика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерларына грамоталар һәм премияләр тапшырды. Аларга 15 укучы ия булды. Этап йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә 1нче лицейдан Ринас Мөбарәкшин иреште, ул берьюлы берничә фән – география, химия, физика һәм геология буенча призер булды. 
– Илебезнең дәрәҗәле югары уку йортлары студентлары булуыгызны телим. Сезне җиңүегез белән котлыйм! – дип укучыларга мөрәҗәгать итте Михаил Иванович. 
Сәхнәдән укучылар үзлә­ренә һәрвакыт ярдәм иткән әти-әниләре һәм көндәлек тырыш хезмәтләре белән белем һәм күнекмәләр биргән яраткан педагоглары ярдәме белән югары нәтиҗәләргә ирешүләрен белдерделәр. 
Укучыларны олимпиадаларга әзерләгән укытучылар шулай ук Михаил Ксенофонтовтан котлаулар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар. 
Әти-әниләрне балалары өчен горурлык хисе биләп алды. Залда утыручылар өчен җыр-бию коллективлары матур программа әзерләгәннәр. 
Кадет мәктәпләре укучылары арасында «Олимпка юл-2019» һәм «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадалары призерлары грамоталар һәм премияләр алдылар. Чуваш Ялтаны мәктәбе укучысы Анд­рей Иванов – олимпиадада җиңгән, Бөтенроссия мәктәп уку­чылары олим­пиа­дасының төбәк этабы призеры булган һәм Уфада химия буенча олимпиаданың йомгаклау этабында катнашкан. Мәктәп укучыларын башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары-мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова котлады һәм бүләкләде. 
 – Сез үзегезнең тырыш, көндәлек хезмәтегез белән районыбызның мәгариф сис­темасында гына түгел, ә бөтен республикада иң яхшылар булуыгызны исбат иттегез, – дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна. – Мин сезгә һәм сезнең әти-әниләрегезгә укуда югары нәтиҗәләргә ирешкәнегез өчен рәхмәт белдерәм һәм ел саен алар арта гына барачак дип ышанам. 
Уку тыгыз булуга карамас­тан, балалар мәктәп прог­раммасыннан тыш фән­нәрне өйрәнеп, өстәмә шөгыльләнәләр. Үзләренең үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында, шәһәребезнең 12 мәктәп укучысы Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшы дип танылды. Алар арасында Калининградта узган Бөтенроссия мәктәп укучыларының әдәбият буенча олимпиадасының йомгаклау этабында катнашкан 1нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Алсу Садриева да бар. 3нче гимназиядән ике укучы – Анастасия Логинова (рус теле һәм әдәбияты) һәм Артем Фролов (физик культура) призлы урыннар алдылар. Аларны мәртәбәле кунак – республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова бүләкләде.
2019 ел республикада WorldSkills дөнья чемпионатында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Август аенда Казан дөньяның 60 иленнән яшь профессионалларны каршы алачак. Ике елга бер тапкыр оештырыла торган халыкара форматтагы чара сайлап алынган компетенцияләрдә танылу алу һәм беренчелек өчен көрәшергә теләүче үз эшләренең осталары өчен ишекләрен ачачак.
Шундый чемпионат күптән түгел Бөек Новгород шәһәрендә дә узды. Анда рес­публика җыелма командасы составында 1нче гимназиядә белем алучы ике укучы – Розалина Гәрәева һәм Сабина Исламова Татарстанны лаеклы тәкъдим иттеләр. Өйләренә алар, «Туризм-юниорлар» компетенциясендә призерлар булып, бронза медальләр белән кайттылар. Ике ел дәвамында Тимирясов исемендәге КИУның кунакханә һәм туристлык бизнесы кафедрасы мөдире Илдар Кәбиров, фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Александр Паньков, университет директоры Ольга Добронравова һәм 1нче гимназиянең педагог-психологы Елена Сашина аларның остазлары булганнар. 
Югарыда телгә алынган егетләр һәм кызлар – шәһә­ре­безнең горурлыгы! Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен күпләргә үз мавыгулары белән шөгыльләнүне кичектерергә  туры килә. Мәсәлән, рус теле һәм әдәбияты буенча респуб­лика олимпиадасына, шулай ук чыгарылыш имтиханнарына ныклап әзерләнү өчен 1нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Алсу Садриева бию белән шөгыльләнүен туктатып торырга мәҗбүр булган. Үзенең тырышлыгы аркасында, ул югары нәтиҗәләргә ирешә һәм «Ел укучысы-2019» исеменә лаек була. 
– Рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәтне миңа укытучым Әлфия Нургаин кызы Медведева тәрбияләде. Ул миңа бик күп белем бирде. Аның ярдәменнән башка, мин бу бүләкне ала алмас идем, – дип уртаклаша безнең белән Алсу.
Тантанада безнең районны «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона һәм рес­публика этапларында лаек­лы тәкъдим иткән педагог­лар билгеләп үтелде. Алар үзләренең көндәлек һәм тырыш хезмәтләре белән укучыларга белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын тапшыралар, интеллектуаль потенциалларын үстерәләр, әхлакый тәрбия бирәләр. 
Ә хәзер, барлык дулкынланулар артта калгач, җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев