Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алар - уку йортының горурлыгы

Имтиханнар нәтиҗәсе билгеле

 1 нче лицейдан Анастасия Иванова рус теле буенча 100 балл җыйды. 

– Әгәр дә мәктәптә предметны яхшы укытсалар, имтиханда югары балл җыярга авыр түгел. Рус теле укытучысы Вера Александровна Малолеткова безне имтиханга яхшы әзерләде. Мин югары нәтиҗәгә өметләндем, әмма 100 балл җыярмын дип көтмәгән идем, – дип сөйли Настя. 

 Шулай ук 1нче лицейдан Татьяна Чугунова химия буенча 100 балл җыйды.

– Иң авыры үземнең куркуымны җиңү булды, әмма аудиториягә кереп, биремнәрне күргәч, минем куркуларым юкка чыкты. Мин югары баллга химия укытучысы Любовь Александровна Елисеева ярдәме белән ирештем. Имтиханда биремнәр минем өчен авыр булмады. Без әзерләнгәндә тагын да катлаулыракларын тикшергән идек. Мин барысын да чишкәч, 100 балл җыясыма ышандым, – дип безнең белән шатлыгын уртаклаша Таня.

Чуваш Ялтаныннан Андрей Иванов шулай ук химиядән имтиханда бер хата да җибәрмәде һәм 100 балл җыйды.

– Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру минем өчен катлаулы булмады. Минем укытучым Эльмира Ринат кызы Сафина ныклы белем базасы бирде. Нәтиҗәләрне күргәч, мин гаҗәпләнмәдем. КФУның химия факультетына укырга керергә телим, инде кирәкле документларны тапшырдым, – дип сөйли Андрей.

Максималь дәрәҗәгә 1нче гимназиядән Семен Ульяновның бер генә балл җитмәде, ул математика буенча 99 балл җыйды, 1нче лицейдан Ксения Копылева җәмәгать белеме буенча 99 балл җыйды. БДИ да 214 укучы 80 балл һәм аннан да югарырак балл алды. 68 кеше мәктәпне «иң яхшы» билгеләренә тәмамлады. Алар – безнең горурлыгыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев