Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәгариф

70кә якын мәктәп укучысы Чистай медицина көллиятендә Ачык ишекләр көнендә катнашты

Алар өчен база медицина манипуляциясе буенча мастер-класслар оештырдылар

Чистай медицина көллиятендә  Ачык ишекләр көне булып узды. Әлеге чарада медицина белән кызыксынучы  70кә якын укучы катнашты. Алар өчен база медицина манипуляциясе буенча мастер-класслар оештырдылар. Тәҗрибәле укытучылар  җитәкчелегендә  укучылар үзләрен төрле процедураларда: кан басымын үлчәүдә, уколлар ясауда, ашказанын юдыруда, гади бәйләвечләр салуда, шулай ук  йөрәк-үпкә реанимациясендә  сынап карадылар.

Һәр катнашучы үзен медицина  хезмәткәре ролендә итеп сизде һәм  беренче һөнәри күнекмәләрне үзләштерә алды.

Моңардан тыш, укучылар өчен мәгълүмати  очрашу  да уздырдылар. Анда укучылар  киләсе уку елына  көллияткә керү  кагыйдәләре,  уку үзенчәлекләре һәм  чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен эшкә урнашу перспективалары турында  сөйләделәр.

Күп кенә катнашучылар  практик  белемнәр алуларын һәм  медицина хезмәткәрләре эшенең үзенчәлекләрен аңлауларын билгеләп үттеләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев