Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«200 балл - хыял түгел, ә максат»

Быел, авырлыкларга карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын лаеклы тапшырдылар, ә кайберләре югары баллар белән сөендерделәр.

Инна Иванова һәм Кристина Никитина берьюлы ике имтиханны иң югары баллга тапшырдылар. Мондый уңыш турында хыялланмыйлар, аңа омтылалар! Дистанцион укыту режимына һәм контроль-тикшерү материалларындагы катлаулы биремнәр булуга карамастан, кызлар йомгаклау аттестациясенә ныклап әзерләнгәннәр.

Быел профильле математиканы 181 укучы сайлаган, шуларның 25е 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Иң яхшы нәтиҗәләрне 3нче гимназияне тәмамлаган Инна Иванова күрсәтте. Ул математика һәм физика буенча БДИда 100 балл җыйды. Моннан тыш, рус теленнән имтиханны 94 баллга тапшырды.

Кыз физика-математика юнәлешенең аңа шулкадәр ошавын белдерде, ул хәтта өстәл артында биремнәр эшләп 7 сәгатьтән артык утыра ала һәм вакыт үткәнен сизми дә кала.

«Аптырашта калдырган би рем нәр булдымы?» – дигән соравыма Инна: «Максат булганда, барысын да хәл итеп була», – дип җавап бирде. Мондый уңышка ирешергә аңа математика укытучысы булып эшләүче әтисе ярдәм иткән. Әмма бу фән буенча аттестатта «5»ле билгесе һәм БДИ нәтиҗәләре турындагы танык лыкта 100 балл торсын өчен күп тырышлык куярга туры килгән.

– Ныклы әзерлек сигезенче сыйныфта башланды. Аның ярдәмендә мин имтиханны иң югары баллга тапшырдым. Әмма иң кызыгы һәм шул ук вакытта катлаулысы унынчы сыйныфта башланды. Мәктәптә безне укытучылар әзерләделәр, дәресләрдән соң төп вакыт үзәзерлеккә багышланды. Мин һәм тагын җиде кеше КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы базасында аерым аудиториядә шөгыльләндек. Расписаниесе катгый иде. Мин өйдән иртәнге сигезенче яртыда чыгып китә һәм кичке тугызда кайтып керә идем. Расписание дистанцион укуда гына бераз үзгәрде, – дип уртаклаша Инна.

Тиздән безнең әңгәмә дәшебез тормышында яңа этап – студентлык чоры җитә. Шушы көннәрдә ул КФУның математика һәм механика институтына «Санлы икътисадта математика» юнәлеше буенча укырга керүен белгән. Киләчәктә бакалавриат кына түгел, ә алга таба математика һәм физика укытучысы булу өчен магистратура тәмамларга планлаштыра.

– Югары уку йортын сайлауда авырлыклар булдымы? – дип Иннаның әтисеннән сорадым.

– Бу мәсьәлә өстендә безнең гаилә чыгарылыш кичәсенә кадәр күп вакыт алдан ук уйланды. Вариант буларак, без педагогика университетын да карадык. Сигезенче сыйныфтан соң без кабул итү комиссиясенә бардык һәм ул вакытта безне аеруча кызыксындырган сораулар бирдек. Ахыр чиктә Казан федераль университетын сайладык, – ди Николай Иванов.

Әлеге югару уку йортына укырга керү өчен математика буенча гына түгел, рус теле, физика буенча да югары нәтиҗә күрсәтергә кирәк булган. Безнең героинябыз фикеренчә, уңышның төп өлеше үз тырышлыгыңнан гына түгел, ә педагоглардан да тора.

– Җиденче сыйныфтан башлап, бездә физиканы Олег Анатольевич Панин укытты. Унынчы сыйныфта 3нче гимназиягә күчкәч, безнең белән Ирина Геннадьевна Унчук шөгыльләнде, ә Олег Анатольевич консультация бирүләрен дәвам итте, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

1нче лицейны тәмамлаган Кристина Никитина да зур тырышлык белән башкарылган эш нәтиҗәсен күрсәтте. Ул гуманитар фәннәргә тартыла, рус теле һәм җәмгыять белеме буенча югары балл алган. Математика буенча 80 балл җыйган. Хәзер ул Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты студенты.

– Мин БДИдан югары нәти җәгә өметләндем, әмма югары балл алуымны белгәч, башта ышанмадым. Рус теле буенча иншаны бик үк дөрес язмадым дип уйлаган идем. Тест өлешендә дә җавапларның дөреслегенә шикләндем. Әмма шикләрем юкка булган икән, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Кристина. – Нәтиҗәләр хәбәр иткән вакытта мин Казанда апам янында кунакта идем. Әти-әниемә хәбәр иткәч, алар гаҗәпләнделәр, чөнки мин аларга вариантта хата җибәрүемне сөйләргә өлгергән идем инде.

Чыгарылыш сыйныф укучысы репетиторларга йөрмәгән. Мөстәкыйль рәвештә, шулай ук укытучылар белән 10нчы сыйныфтан БДИга ныклап әзерләнгән. Рус теленнән – Татьяна Анатольевна Семенова, җәмгыять белеменнән Татьяна Евгеньевна Сахарова әзерләгән.

– Мин үз педагогларыма белем биргәннәре өчен генә түгел, ә рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен дә рәхмәтлемен. Алар башта ук мине һәм сыйныфташларымны барлык авырлыкларны җиңәчәгебезгә рухландырдылар, шуңа күрә имтиханга барганда, мин көчле дулкынлану кичермәдем, – дип билгеләп үтә Кристина Никитина.

Нинди фәннәр буенча имтихан тапшырачагын Кристина унынчы сыйныфта ук уйлап куйган булган, әмма көчәйтелгән әзерлекне унберенче сыйныфта башлаган. Безнең героинябыз үз тәҗрибәсе нигезендә шуны әйтә ала: мөмкин булмаган һәм көчтән килмәгән берни дә юк, бары тырышырга һәм теләк кенә кирәк.

Кристина үзен нинди һөнәр гә багышларга теләве турында сөйләп тормады, университет атмосферасына тулысынча чумгач кына ачыклый алачагын белдерде.

– Дистанцион укыту сезне борчылырга мәҗбүр иттеме? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Артык борчылдым дип әйтә алмыйм. Имтиханнарны нинди көннәргә күчерүләре генә башта аңлашылмыйча торды. Ләкин лицейда дистанцион укыту яхшы оештырылган иде. Моның үз уңай һәм тискәре яклары бар. Бер яктан караганда, әзерлек өчен вакыт күбрәк, буш вакытны да үзенә уңайлы итеп планлаштырырга мөмкин. Әмма укытучылар, сыйныфташлар белән тере аралашу җитмәде. Ләкин, нигездә, рухи халәткә имтиханнарны даими күчерүләре йогынты ясады.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда яңа чор көтә. Тормышларындагы киләсе баскычлары бары уңыш һәм шатлык алып килсен, барлык максатлары тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев