Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1 сентябрьдә балалар сыйфатлы уку йортларына аяк басачак

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 13 августта эш сәфәре белән Кубас мәктәбендә һәм 17нче номерлы балалар бакчасында булды.

Яңа уку елы – яңартылган мәктәптә

Кубас авылының төп мәктәбендә ремонт эшләре финиш сызыгына якынлаша. Төзүчеләр бүлмәләрне тәртипкә китерәләр, алар беренче сентябрь көнне авыл балалары өчен ишекләрен ачачак.

Биредә ремонт-төзелеш эш ләре уку елы тәмамлану га ук башлана. Тышкы яктан да мәктәп зур үзгәреш ләр кичергән. Болдыр төзеклән дерелгән, түбә, тәрәзәләр алыштырылган. Әмма нинди күләмдә эшләр башкарылуын мәктәп эченә кергәч кенә аңлыйсың. Бинада инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, коридорлар, сыйныфлар, хуҗалык бүлмәләре ремонтланган.

Эш сәфәре барышында комиссия әгъзалары, август ахырына кадәр төзүчеләргә укучыларны кабул итүгә сыйныфларны әзерләргә өлгерү өчен, эшне тизләтергә кирәклеген билгеләп үттеләр. Мәктәптә барлыгы 64 кеше белем ала. Укытучылар күбрәк укучыларны шатланып кабул итәрләр иде, әмма авылларда туучылар санының түбән булуы үзен белгертә дип билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта малайлар һәм кызлар сыйныфташларын һәм мәктәпне сагынуларын яшермиләр. Чөнки пандемия аркасында озак вакыт алар онлайн режимда укыганнар.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә Фәрит Хәнифов белем бирү учреждениесен карап кына калмадылар, ә персонал белән дә аралаштылар. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры республика программаларының мөһимлеген ассызыклады.

– Республикада алар 50дән артык. Алар барысы да безгә һәм безнең балаларыбызга яшәү өчен уңайлы булсын өчен эшләнгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөдәррис улы.

Мондый ремонт 50 елга бер тапкыр була!

Министрның эш сәфәре программасында икенче объект – 17нче номерлы балалар бакчасы. Ул 6 төркемнән тора, шуларның берсе – ясле төркеме. Мәктәпкәчә учреждение мөдире билгеләп үткәнчә, ул төзүчеләрнең зур эш башкаруыннан канәгать.

– Без сабыйларның балалар бакчасына йөри башлауларын бик көтәбез. Безгә барысын да: суүткәргечтән алып түбәгә кадәр алыштырдылар. Инженерлык системасын яңартуларына бик шатбыз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу бинага нигез салынганнан бирле беренче җитди яңарту. Ул 1972 елда төзелгән һәм мондый күләмдәге капиталь ремонт биредә беренче тапкыр үткәрелә. Күзгә ташланган беренче нәрсә – тыныч төсләргә буялган, әмма шул ук вакытта ачык һәм матур диварлар. Төркемнәрдә шкафлар, җиһазлар һәм хәтта киштәләргә уенчыклар да тезеп куелган.

Бәдрәф бүлмәсе санитар кагыйдәләр буенча эшләнгән – диварлар һәм идәннәр плитка белән җәелгән, яңа сантехник җиһазлар урнаштырылган.

Азык-төлек блогында тиздән цемент исе түгел, ә тәмле балалар бакчасы ризыгы исе киләчәк. Тәмле компот һәм ботканы пешекчеләр яңа плитәләрдә пешерәчәкләр.

Эш сәфәре нәтиҗәләре турында киңәшмәдә сөйләштеләр

– Беренче сентябрьдә безнең балаларыбыз сыйфатлы уку йортларына аяк басачаклар. Ике мәгариф учреждениесендә дә ремонтны бер подрядчы оешма башкара. Төзүчеләр билгеләнгән вакытка сыешырлар дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөдәррис улы.

Район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай районында капиталь ремонт программасыннан кала, башка программаларның да актив тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Соңгы 5 елда 3 яңа балалар бакчасы, 19 фельдшер-акушерлык пункты, 20дән артык спорт мәйданчыгы, спорт комплексы, стадион, яңа мәктәп һәм башка объектлар төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев