Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәдәният

«Студентлар язы – 2026»: Чистай яшьләре фестивальне шәһәр юбилеена багышладылар

Оештыручылар катнашучылар алдына катлаулы, әмма илһамландыргыч бурыч куйдылар: үзенең бай тарихы һәм сәүдәгәрләр мирасы белән дан тоткан яраткан шәһәребезнең атмосферасын булдыру

Яшьләр үзәгендә «Студентлар язы – 2026» фестивале узды. Шәһәрнең югары һәм урта һөнәри уку йортларыннан талантлы яшьләрне җыйган чара быел истәлекле датага – Чистайның 245 еллыгына багышланган иде.

Оештыручылар катнашучыларга үзенең бай тарихы һәм сәүдәгәрләр мирасы белән дан тоткан яраткан шәһәребез атмосферасын булдыру бурычын куйдылар. Командалар белән бергә зал традицияләр барлыкка килгән чишмә башыннан алып студентлар тормышы кайнаган һәм кыю новаторлык идеяләре туган бүгенге көнгә кадәр юл үтте.

Сәхнә дүрт команданың иҗади көндәшлеге урынына әверелде, аларның һәркайсы конкурска озак вакыт әзерләнгәннәр. Көндәлек репетицияләр, образлар сайлау һәм номерлар кую артта калды –үзеңне күрсәтергә вакыт җитте.

 

Иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр:

• Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы;

• Чистай медицина училищесы;

• В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы;

• А. Н.Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы.

 

Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов мөрәҗәгать итте.

 

«Кадерле катнашучылар! Сезгә күбрәк дәрт һәм юмор телим!» – диде Михаил Иванович.

Фестиваль программасы тамашачыларны иҗади номерларның төрлелеге – вокал һәм хореографик чыгышлары, нәфис укулары һәм театраль күренешләре белән сөендерде. Катнашучылар Чистайның никадәр бөек һәм гүзәл, тарихының никадәр бай һәм киләчәктә аны үстерергә тиешле яшьләрнең никадәр талантлы булуын күрсәттеләр.

 

«Сезнең һәрберегез – Чистайның бер өлеше, аның тере тарихы һәм якты киләчәге. Шәһәребезне саклагыз һәм яратыгыз, аның хакына иҗат итегез! Бу «Студентлар язы» сезнең йөрәкләрдә иң җылы истәлекләр калдырсын һәм яңа казанышларга рухландырсын», – дип мөрәҗәгать итте алып баручы катнашучыларга.

 

Мәртәбәле жюри барлык командаларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Конкурс йомгаклары буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, алар лаеклы бүләкләр алдылар.

 

Фестиваль нәтиҗәләре:

«Бию юнәлеше» номинациясендә КИУның Чистай филиалы һәм Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы иң яхшылар булдылар.

«Вокал юнәлеше» номинациясендә КИУның Чистай филиалы студентлары җиңүче булдылар.

«Театр сәнгате» номинациясендә КИУның Чистай филиалы студентлары иң яхшылар булды.

«Җанатарлар төркеме» номинациясендә (быел яңа номинация) Чистай медицина училищесы студентлары булды.

 

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

II урынны КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары алды.

I урын Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм Чистай медицина училищесы бүлештеләр.

Абсолют җиңүчеләр – Гран-при ияләре булып КИУның Чистай филиалы студентлары танылды.

 

Г. Хәйруллина фоторепортажы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев