Парад, концертлар һәм салют: Чистайда Җиңү көнен ничек билгеләп үтәчәкләр
9 Майда чистайлыларны бай эчтәлекле бәйрәм программасы көтә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чаралар иртән үзәк мәйданда башланачак, Скарятин бакчасында дәвам итәчәк һәм кичке салют белән тәмамланачак
Җиңү көнендә Чистай, гадәттәгечә, истәлекле һәм бәйрәм чаралары үзәгенә әвереләчәк. Программа бай эчтәлекле: шәһәр халкын һәм кунакларын парад, концертлар, бер минут тынлык һәм бәйрәм фейервергы көтә.
10 сәгатьтә үзәк мәйданда тантаналы парад старт ала. Бу меңләгән чистайлыны – ветераннарны, аларның туганнарын, мәктәп укучыларын, иҗтимагый оешма вәкилләрен һәм сугыш геройларына «рәхмәт» әйтергә килүчеләрнең барысын да җыя торган бәйрәм иртәсенең төп вакыйгасы.
Парадтан соң бәйрәм чаралары Скарятин бакчасына күчә. Биредә 11дән 21 сәгатькә кадәр концерт мәйданчыгы эшләячәк.
• 10 сәгать 30 минутта – интерактив мәйданчыклар эше
• 11 сәгатьтә – «Йөрәгең белән батырлыкка кагыл!» муниципаль конкурста җиңүчеләр концерты
• 13 сәгатьтә – «Сугыш һәм Җиңү җырлары» кино концерты
• 16 сәгать 30 минутта – С. Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Буыннар хәтерләсеннәр» концерты
• 18 сәгатьтә «Җиңүгә багышлыйбыз» белем бирү учреждениеләре хорлары концерты
• 18 сәгать 55 минутта – Бөтенроссия тынлык минуты
• 19 сәгатьтә – «Бөек май – Бөек Җиңү!» тантаналы концерт
• 21 сәгатьтә – бәйрәм салюты
Оештыручылар барлык чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә кушылырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев