Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Муса Җәлил – герой-шагыйрь» конкурсында катнашырга ашыгыгыз!

Мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен булдырылган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын гамәлгә ашыру өстендә эшлиләр.

Аны методист Ирина Игнать­еваның «Моабитская тетрадь: Антология к одному фильму» проекты отты. Аны гамәлгә ашыру кысаларында «Моабит дәфтәре» циклыннан Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле укучы һәм шигырьләренә иллюстраторлар муниципаль конкурсы үткәрелә. Ул Моабит төрмәсеннән шигырьләрне тапшыруның  - 75 еллыгына һәм «Моабит дәфтәре» нәфис фильмының дөньяга чыгуының 50 еллыгына туры китереп үткәрелә.
«Муса Җәлил – герой-шагыйрь» конкурсында авыл Мәдәният йортлары һәм клубларының үзешчән сәнгатьтә яшь катнашучылары, шулай ук муниципаль район мәктәпләрендә укучылар катнаша ала. Конкурста 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
– Анда катнашучылар өчен төп шарт булып авыл мәдә­ният йортларында Леонид Квенихидзеның «Моабитская тетрадь» фильмын карау тора, – дип билгеләп үтә Ирина Игнатьева. – Хәзерге вакытта аны Олы Талкыш, Чистай Выселкасы, Йолдыз, Татар Талкышы, Татар Сарсазы, Бахта, Чуваш Ялтаны, Уракчы авылларында яшәүчеләр карадылар инде. Икенче шарт – «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» тәкъдим итүдә катнашу, берсе Йолдыз Мәдәният йортында булды (рәсемдә).
Без татар шагыйренең иҗади мирасын популярлаштыруны, шигъри нәфис сүзне пропагандалауны, катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачуны һәм талантлы балаларны кызыксындыруны үз максатыбыз итеп куябыз. Төрле авыллардагы балалар, яшүсмерләр арасында иҗади аралашуны киңәйтү дә зур әһәмияткә ия.
Конкурска йомгак май аенда ясалачак. Беренче, икенче, өченче урыннар алган җиңүчеләрдән кала, шигырь укучылар һәм иллюстраторлар арасында иң яхшы конкурсантлар төрле номинацияләрдә билгеләп үтеләчәкләр.
Җиңүчеләргә, призерларга дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Казанга шагыйрь һәйкәленә һәм Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемендәге мемориаль музейга бару алар өчен көтелмәгән сюрприз булачак.
Заявкалар тапшырырга вакыт бар әле, ашыгыгыз. Өстәмә мәгълүматны 4-37-21 телефоны буенча алырга мөмкин. Заявкалар электрон вариантта кабул ителә: cul-chistopoltsscdu@yandex.ru

 Гөлнур САДЫЙКОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай