Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы Чистайда Пастернак музеенда булдылар
«Шагыйрь һәм музыка» фестивале кысаларында Чистайга татар шагыйре Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы килде
Кунаклар музейга «Моабит дәфтәрләре»нең уникаль күчермәсен бүләк иттеләр һәм Борис Пастернак тормышы белән таныштылар.
Чистай «Шагыйрь һәм музыка» фестивален кабул итүче егерме Россия шәһәренең берсе булды. Әлеге проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Иҗади сәфәр кысаларында шәһәргә Муса Җәлилнең оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета, шулай ук концерт программасы белән иҗади төркем килде.
Кунакларның мәдәни программасына чыгышлар гына түгел, ә шәһәр тарихы белән танышу да кертелде. Шагыйрьнең нәсел варислары Борис Пастернакның мемориаль музеенда булдылар. Татьяна һәм Елизавета өчен Нобель премиясе лауреатының Чистайда яшәгән чордагы тормышына һәм иҗатына багышланган экскурсия уздырдылар.
Кунаклар музей фондларына Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабының факсимиль басмасын тапшырдылар. Истәлекле нөсхәдә Татьяна һәм Елизавета үзләренең автографларын калдырып, ике бөек әдәби исем арасында җанлы бәйләнеш урнаштырдылар.
Әдәби кичәнең атмосферасын театр вузлары студенткасы Ульяна Федоринина җанландырып җибәрде. Борис Леонидович яшәгән бүлмәдә ул шагыйрьнең шигырьләрен укыды, мемориаль киңлекне актер сүзе белән тутырды.
Чистай дәүләт музей-тыюлыгы фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев