Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Халык театры» исемен горур йөртәләр

Мәдәният

Үзешчән коллектив буларак барлыкка килгән «Эксперимент» рус халык драма театры 94 ел эчендә тамашачылар хөкеменә классикларның үлемсез әсәрләре буенча бик күп спектакльләр, заманча пьесалар тәкъдим итте.

Сүзсез аңлашылган сәнгать – театрның чираттагы премьерасына килгән һәр тамашачы, мөгаен, шундый фикергә киләдер. Артистлар сәхнәдә чыгыш ясаганда, әлбәттә, сөйләшәләр һәм хәтта җырлыйлар, әмма алар үз уйнаулары ярдәмендә кешеләргә ишарәләр белән аңлашылган хисләрне белдерәләр. Шатлык, газап, курку – боларны һәм башка бик күп нәрсәләрне мимика, пластика, артистларның ишарәләре күрсәтә.

Сәхнә артына күз салу – күп кенә иҗат сөючеләрнең хыялы. Чөнки театр – ул һәрвакыт зур сер һәм сәхнәдә барган вакыйгалар аның бик аз өлеше генә. Без тамашачылар күзеннән яшеренгән урында – костюмнар бүлмәсендә булдык.

Биредә кечкенә генә зал бар, анда актерлар сценарий буенча фикер алышалар, сөйләмнәрен шомарталар, чираттагы спектакльдән соң үзара аралашалар һәм хис-кичерешләре белән уртаклашалар.

 

Сүз уңаеннан

Чистай театры 1926 елда ук оеша. Төрле чорларда төрле исемнәр йөртә, әмма һәрвакыт аннан яңа премьералар көтүче тамашачының эстетик таләпләренә җавап бирә. Иван Сергеевич Тургеневның «Провинциалка» әсәре буенча беренче театр премьерасын коллектив 1928 елда куя.

 

Театрда актерлар да, куючы режиссерлар да алышына. 2014 ел ахырында аны Вячеслав Колесников җитәкли. Башкаручыларның яңа сос­тавы формалаша, алар кыс­ка гына вакыт эчендә күп кенә республика һәм муниципаль бүләкләргә ия булалар. Вячеслав Федоровичка тырыш хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Коллектив белән бергә ул еш кына Антон Павлович Чехов хикәяләре буенча спектакльләр өстендә эшли. «Гаилә бәхете серләре» дигән трагикомедия-фарс тамашачыларның аерым мәхәббәтен яулый.

Ел ярым дәвамында артистлар белән режиссер-кую­чы Татьяна Тюленева эшли. Аның җитәкчелегендә чираттагы премьерага 20 артист әзерләнә. Алар составында 40 яшьтән алып 75 яшькә кадәргеләр, пенсионерлар һәм төрле тармак хезмәткәрләре дә бар. Аларның эше дипломнар, муниципаль һәм респуб­лика конкурсларының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә. Театрның үз коллектив-юлдашы – «Яңарыш» балалар театры бар, ул 20 ел элек 1нче гимназиядә оештырыла. Аның режиссеры – башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Кириллова. Аның иҗаты турында без газетабызның үткән санында язган идек.

– Кайчагында эпизодларда яшьләр уйный. Әмма иске гвардия үз позицияләрен бирми. Һәр артист үз роленә җылылык һәм кайгырту кертә, аның асылын ача, – дип сөйли Татьяна Петровна. – Кайчагында репетицияләр барышында дәрт бераз сүнә, чөнки практика белән генә түгел, теория белән дә шөгыльләнергә туры килә. Без сәхнәдә үз-үзеңне тотарга, тавыш куярга өйрәнәбез. Безнең артистлар аны бөтен залга җиткерергә тиеш, чөнки театр микрофоннарсыз эшли.

– Репетицияләрдә һәм чыгышларда иң истә калган мизгелләр нинди?

– Мин актер сәхнәдә үз ролен оныткан хәлләрне барыннан да бигрәк истә калдырам. Әмма бу миңа гына сизелә. Барлык артистларыбыз да яхшы уйныйлар, сәхнәдә югалып калмыйлар, шул рәвешле мине уңайсыз хәлдә калдырмыйлар. Чыгышлар вакытында мин сәхнә артында басып тормыйм, залда булам, оператор белән бергә тавыш, утны контрольдә тотам.

– Ә актерлар белән мөнәсә­бәтләрегез нинди?

– Иҗади коллективта төрле вакытлар: аңлашылмаучанлык та, үпкәләү дә була. Әмма без һәрвакыт дустанә атмосфераны сакларга тырышабыз. Әлбәттә, һәркемнең холкына яраклашырга кирәк һәм без шулай эшлибез дә, безнең театр – ул бер зур гаилә.

Ел ярым иҗат эшчәнлеге дәверендә «Эксперимент» репертуары Людмила Разумов­скаяның «Бесприданник» пьесасы буенча куелган «Ялгыз йөрәкләр тангосы» спектакле белән тулыланды. Аны Чистай тамашачысы гына күреп калмады, артистлар Татарстан буенча гастрольләрдә йөрделәр. Хәзер Константин Симоновның «Русские люди» әсәре буенча яңа спектакль өстендә зур эш алып барыла. Премьера март аенда ук булырга тиеш иде, әмма карантин аркасында репетицияләрне кичектерергә туры килгән. Артистларның чыгыш ясау датасын ноябрь ахырына кадәр күчергәннәр.

Шушы көннәрдә рус халык драма театры мөһим дата – «Халык театры» исеме бирелүгә 40 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Концерт залындагы алкышлар аның театрга хаклы рәвештә бирелүен һәр тапкыр раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев