Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Кама мозаика»сы яңа талантлар ачты

София Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбе базасында XI Республика балалар музыка иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды.

Быелгы фестиваль, бөтен рес­публика буенча музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләренең дистәләгән укучыларын җыеп, анда катнашучылар географиясен шактый киңәйтте. Мәртәбәле жюри составына Казан консерваториясе, музыка училищелары һәм мәктәпләре укытучылары керде.


– Балаларыбызга кыю булуларын, жюрига үзләренең бөтен осталыкларын, талантларын күрсәтә алуларын  телисем килә. Ә жюри, үз чиратында, аларның тырышлыгын лаеклы бәяләсен иде. Әти-әниләргә балаларын музыка учреждениеләренә алып килүләре өчен рәхмәт белдерәм. Чыннан да талант бала чактан ук үсә, ул гомер буена үсү өчен этәргеч бирә, – диде конкурсны тантаналы ачканда мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова.


Фестиваль шушы җиңел булмаган өлкәдә беренче адымнарын ясый башлаган яшь талантлар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм. Үзләренең тырыш хезмәтләре җимешләрен конкурсантлар «Фортепьяно» һәм «Җыр ансамбль»ләре номинацияләрендә күрсәттеләр.
Беренче катнашучы Катя Баранова Любовь Кононовада шөгыльләнә. Әлеге мөлаем кызга бары сигез яшь, әмма ул фортепьянода оста уйный.


– Сәхнәгә чыккач, мин башта курыктым, дулкынландым, әмма аннары тынычландым, – дип уртак­лашты безнең белән Катя. – Залда әнием һәм әбием миңа көч биреп тордылар, нәкъ менә алар мине музыка мәктәбенә алып килделәр дә инди.


Грим бүлмәсендә һәм сәхнә артында ыгы-зыгы хөкем сөрде. Балалар һәм укытучылар чыгыш программасын кабатлау өчен тыныч урын табарга тырыштылар. Катнашучылар өчен сәхнәгә чыгуны көтү минутлары аеруча дулкынландыргыч булды.
Әмма тырышлык бушка китми, бүләк үз җиңүчеләрен тапты. Фестивальдә үз хисләрен иярли һәм үзләрен лаеклы күрсәтә алганнар уңышлы чыгыш ясадылар. Чис­тайлылар арасында «Фортепьяно» номинациясендә Алиса Колобынина – икенче, Ильяс Нигъмәтуллин өченче урын алды.
«Җыр ансамбльләре» номина­ция­сендә беренче урынны безнең «Музыкаль торнадо» коллективы алды.
Конкурста җиңүчеләр һәм при­зерлар дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелделәр, ә аларның укытучыларына һәм җитәкчеләренә республика Мәдә­ният министрлыгыннан кыйммәт­ле бүләкләр тапшырылды.


Анна БУДКИНА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай