Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чистайның «Нур» мәчетендә Тукай әкиятләрен җанландырдылар

Бөек татар шагыйре әсәрләре буенча театральләштерелгән тамаша булды

Тәҗрибәле мөгаллимә Рәйсә ханым Мөхлисуллина җитәкчелегендә кече яшь төркемендәге балалар кунакларга Габдулла Тукай әсәре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Рәйсә ханым әнә шундый кызыклы, үтемле формада балаларны бөек Тукаебыз әсәрләре белән таныштыра.

Ана телеңдә аралашу – бу халык зирәклеге һәм күңел байлыгы дөньясына чын-чынлап сәяхәт итү. Бәлки кайберләрегез сабыйлар өчен бу бик мөһимме диярсез ... Әйе, нәниләрне тәрбияләүдә бу бик мөһим. Чөнки балалар әкиятләрне сәхнәләштергәндә чын-чынлап шаян Шүрәле, гадел Су Анасы һәм тугры Кәҗә белән Сарык образларын күз алдына китерәләр. Сабыйлар күңеле язылмаган ак кәгазь кебек ул, яхшылыкны да, начарлыкны да бик тиз үзенә сеңдерә. Бу очракта нәкъ менә әкият геройлары балаларны мәрхәмәтлелекне һәм явызлыкны аерырга өйрәтәләр дә инде. Ислам динендә балаларда асыл кыйммәтләрне тәрбияләү төп урынны алып тора. Ә менә әкиятләр аша яраткан шагыйребез табигатькә, гаделлеккә, хезмәткә һәм әти-әниләргә хөрмәт турында бик йомшак, әмма үтемле итеп җиткерә белгән.

Барлык балалар да үз рольләрен змоциональ һәм сәнгатьле итеп башкардылар. Бу исә аларның тел байлыкларын баета һәм ана телебезнең күркәмлеге, байлыгы белән таныштыра.

Тукай образлары – театральләштерелгән тамаша өчен иң яхшы материал. Шуңа күрә дә Рәйсә ханым әлеге методиканы еш куллана. «Үсеп килүче буын Тукай чишмәсеннән су эчә...» Болар гади сүзләр генә түгел. Әлеге мирас белән таныштырып, без сабыйларыбызны үз тамырларын аңларга һәм туган ягыбызга мәхәббәткә ачкыч бүләк итәбез.

Әлеге бәйрәм Коръәннән сүрәләр һәм татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев