Чистайдан мәдәният хезмәткәре Гөлнәзирә Сафиуллина үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде
25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Шушы бәйрәм хөрмәтенә без мәдәни-ял итү үзәге хезмәткәре Гөлнәзирә Сафиуллина белән әңгәмә кордык.
Иҗади һөнәргә юл
Гөлнәзирә Сафиуллина тумышы белән Алексеевск районы Кыр Шенталысы авылыннан. Ул кече яшьтән үк музыкага, театрга тартыла башлый. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга керә. Биредә ул үзенә фикердәшләр тиз таба, алар белән бергә төрле театраль күренешләрдә чыгыш ясый.
2013 елда Гөлнәзирә Чистайга күчеп килә.Татар театрының элеккеге режиссеры Госман Хәкимов белән яңа спаектакльләр куя башлый, гастрольләр белән авылларга йөриләр, тулы заллар җыялар. Вакыт узган саен ул үзенә театрның вокаль чыгышларга караганда якынрак булуын аңлый. Гөлнәзирә иҗади экспериментлардан да куркып тормый.
– Сәхнәдә чыгыш ясау өчен вакыт чикле бирелә. Шушы вакыт эчендә чыгыш ясаучы чыгыш ясарга гына түгел, ә тамашачыны залда утыручылар һәм артистның үзе белән дә басым ясамыйча гына хисләрен уртаклашырга мәҗбүр итә белергә дә тиеш, дип билгеләп үтә Гөлнәзирә. – Чын артист күтәренке кәефне югалтмыйча, рухи күтәренкелеккә ия булырга һәм үзенең чыгышы вакытында, аннан соң да энергия белән тамашачыларга көч биреп торырга тиеш.
Остазлык һәм иҗади үсеш
Мәдәни-ял итү үзәгендә Гөлнәзирә иҗади жанрлар буенча белгеч булып эшли. Ул сәхнәдә вокаль башкаручы яисә алып баручы булып кына калмый, еш кына яшь һәм тәҗрибәле башкаручыларның чыгышларына бәя бирүче жюри составына да керә, аларны кирәкле юнәлешкә юнәлтә һәм мәдәни өлкәдә үз юлларын табарга ярдәм итә.
– Миңа яшь талантларны бәяләргә җиңел түгел, аларны җылы сүз белән өметләндерәсе, үз потенциалларын киләчәктә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәсе килә. Кайбер конкурслардан соң миңа киңәш сорап килүчеләр дә бар. дип сөйли Гөлнәзирә Илшат кызы. – Минем укучыларыма теоретик белемнәр генә биреп калмыйча, практик яктан да ярдәм итәсем килә. Чөнки сәхнәдә вокаль мәгълүматлар гына түгел, ә харизм һәм зур осталык та бик кирәк.
Хәзер Гөлнәзирә Сафиуллина һәм аның хезмәттәшләре Бөек Җиңү көненә, Сабантуйга һәм башка күләмле чараларга әзерләнәләр.
Мәдәният хезмәткәрләре – илһам бирүчеләр
–Мәдәният хезмәткәре булу – димәк, иҗат белән яшәү, иҗат белән сулау, вакыйгалар үзәгендә булу, вакыт белән бергә атлау, бай мирасыбызны тулыландыру турында кайгырту, үзеңнең энергияң артыннан башкаларны да ияртү дигән сүз. Әлеге һөнәр – авыр һәм романтик, кызыклы һәм мавыктыргыч. Юкка гына мәдәният хезмәткәрләреннән башка планета «күңелсезләнер», бәхет тулы булмас иде дип әйтми торганнардыр, – дип сөйли Гөлнәзирә Илшат кызы. – Моңардан тыш, мин мәдәният хезмәткәрен энергияле, белеме һәм тәҗрибәсе белән бүлешергә әзер торучы, артистларга үзенең иҗади потенциалын ачарга чын күңелдән ярдәм итүче буларак күз алдына китерәм. Шундый белгеч уртак аңлашу һәм хөрмәт хисләре уята, уртак иҗади проектларга рухландыра, җәмгыятьтә мәдәниятнең үсешенә нык ярдәм итә. Гомумән алганда, минем өчен мәдәният хезмәткәрләре – иң авыр вакытларда да үзләренең оптимизмнары, мәрхәмәтле булулары, яратулары һәм ышанычлары белән бар кешене дә рухландырырга сәләтле, кешеләр күңелен күтәрүче үзенчәлекле кешеләр.
Безнең әңгәмәдәшебез үзенең хезмәттәшләренә бәйрәм котлавы да юллады:
–Мәдәният хезмәткәрләренә фикердәшләре, үзләрен бәяләргә һәм илһамландырырга сәләтле кешеләр әйләнәсендә булуларын телим. Үз эшегезгә булган дәртегезне югалтмагыз, башкаларны да үз янәшәдәгеләрен рухландыра белергә һәм үз хисләре белән уртаклашырга өйрәтегез! Эшләрегез уңышлы булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын!
Илья Сологуб фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев