Чистайда «Созвездие – Йолдызлык» республика фестиваленең муниципаль туры узды
Ул Яшьләр үзәгендә үткәрелде
Яшьләр үзәгендә «Созвездие – Йолдызлык» XXVI республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль туры тәмамланды. Быел фестиваль Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды, шуңа күрә һәр катнашучының бер чыгышы Ватанны саклаучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына багышланды.
Жюри хөкеменә барлыгы 28 иҗади номер тәкъдим ителде. Яшь талантлар «Вокал-соло», «Хореография», «Җыр ансамбльләре», «Конферанс» номинацияләрдә балкыдылар.
Яшь артистларга көч өстәргә әти-әниләре, әби-бабалары килделәр – залда җылы гаилә атмосферасы хөкем сөрде.
Конкурста катнашучыларның чыгышларын абруйлы жюри бәяләде. Аның составына:
– Ольга Добронравова жюри рәисе, азат ителгән нигездә башлык урынбасары, шәһәр Советы депутаты, «Сәгать заводы поселогы» 2нче ТҖС җитәкчесе;
– Гүзәл Гатауллина – башлыкның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе.
– Ирина Грачева – Балалар һәм яшьләр иҗат йорты директоры.
– Гөлнәзирә Сафиуллина – Татар халык театры артисты, мәдәни-ял итү үзәгенең иҗат жанрлары буенча белгече.
– Дарья Батенева – педагог-хореограф, «Ветер перемен» коллективы җитәкчесе, республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты һәм җиңүчесе керде.
Бүген Яшьләр үзәгендә, 17 сәгатьтә «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең муниципаль турында иң яхшы катнашучылар чыгыш ясаган гала-концерт була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев