Чистай халкын һәм кунакларын туган якның тарихы һәм истәлекле урыннары турындагы белемнәрен тикшерергә чакыралар
Чистайда шәһәр көненә багышланган «Минем шәһәрем» викторинасы узачак. Быел Чистайга 245 ел тула.
Чара 20 августта Зеленая урамы, 2нче йорт адресы буенча узачак. Викторина 14 сәгатьтә башлана. Оештыручылар Чистай тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары белән бәйле мавыктыргыч сораулар вәгъдә итә.
Үз шәһәрен яраткан һәм аның турында күбрәк белергә теләгән һәркем чакырыла.
Яшь чикләве 6+
Нет комментариев