Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чистайда Сабантуй бәйрәменә сөлге җыйдылар

Гармун моңнары һәм күңелле җырлар астында урамнарны тутырып килүче егет-кызлар Сабантуй якынлашуын хәбәр иттеләр

Чистайда  татар халкының милли бәйрәме  – Сабантуй алдыннан  традициягә кергән сөлге җыю йоласы  узды.  Аны  районның мәдәни-ял итү учреждениеләренең  Үзәкләштерелгән  системасы  хезмәткәрләре оештырды һәм уздырды. Шулай ук анда  авыл Мәдәният йортлары  белгечләре дә катнашты.

 

Алар милли костюмнардан  балалар белән бергәләп Тукай һәм Хәмзин урамнарыннан үттеләр.  Гармун моңнары һәм күңелле җырлар  шәһәрлеләргә Сабантуй якынлашуын  хәбәр итте... Бик матур  һәм үзенчәлекле килеп чыкты! Егетләр милли киемнәрдә  агач колгалар күтәреп бардылар, шәһәрлеләр бүләк иткән сөлгеләр  зур дулкынлану белән әлеге колгаларга бәйләнде. Алар халкыбызның юмартлыгын, киң күңеллелеген искәртеп торучы  символга әверелде.

 

Халык әлеге матур күренешне шатланып, хуплап каршы алды. Кемнәрдер гармунга  кушылып җырлады, икенчеләре биеде һәм йола буенча сөлгеләр, яулыклар яисә башка әйберләр бирде. Алар  алдагы ярышларда җиңүчеләр  өчен бүләкләр булачак.   Шәһәрлеләр сөлге җыючыларны елмаеп,  бәйрәм мәйданында очрашырга  вәгъдә биреп, рәхмәт әйтә-әйтә озатып калдылар.

 

Чистай районында милли йолаларыбызны  буыннан-буынга күчереп, яшь буында аларга мәхәббәт тәрбияләргә һәм сакларга  тырышалар. Исегезгә төшерәбез, Сабантуй  Чистай шәһәрендә 6 июньдә  булачак.

 

Фото: мәдәни-ял итү учреждениеләренең Үзәкләштерелгән системасы    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев