Чистайда Рәзит Минһаҗевның туган көне уңаеннан концерт булды
Талантлы артист Рәзит Минһаҗев – 15 ел сәхнәдә
Мәдәни-ял итү үзәгендә талантлы җирле артист Рәзит Минһаҗевның туган көненә багышланган концерт булды
Ул 1992 елда Әлки районы Югары Әлки авылында туа. Аңа җиде яшь булганда гаиләләре белән Чистай районының Нарат Елга авылына күчеп киләләр. Рәзитнең балачак еллары шул авылда үтә. Кече яшьтән үк биергә яратуы аңа киләчәк һөнәрен сайлауга да йогынты ясый. Чистай шәһәренең 2нче номерлы гимназиясен тәмамлаганнан соң ул Казан театр училищесына укырга керә. Шул вакытта ук гасторльләргә йөри башлый.
Рәзит Минһаҗев үзенең иҗат юлын сәхнәдә дәвам итә. Аңа якыннары һәм туганнары нык ярдәм итәләр.
– Мине сәхнә һәрвакыт үзенә тартып торды, моннан 15 ел элек чыгыш ясый башладым. Шул вакыт эчендә күп кенә талантлы артистлар белән таныштым, – дип сөйли Рәзит Минһаҗев. – Шуңа күрә фикердәшләрем арасында дусларым күп булу гаҗәп түгел. Алар белән бергәләп яңа концерт программалары өчен идеяләр уйлап, кызыклы иҗади проектлар оештырабыз.
Тантана сәбәпчесеннән тыш бу көнне сәхнәдә кунак артистлар: Татарстан Республикасының атказанган артистлары Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар, Фәридә - Алсу дуэты, Әнзәр Нәбиуллин, Ләйсән Сөнәгатова, Айгиз Хәйдаршин, Гөлнур Урманчеева, Алсу Вәлиуллина, София Җамал, «Казан» бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе – ТРның атказанган артисты Чулпан Закирова) һәм Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина чыгыш ясады.
– Мин хәзер дә моннан 15 ел элек беренче тапкыр чыгыш ясаган кебек үк дулкынлану хисләре кичерәм. Дулкынлану хисләрен тиз генә җиңеп булмыйдыр инде, әмма вакытыбыз иркенрәк булганда без сәхнә артында коллегаларыбыз белән шаярышып алабыз да, аннары тамашачылар алдына елмаеп чыгам, – дип сөйли Рәзит Минһаҗев.
Ул көнне Рәзиткә җылы котлау, тәбрикләү сүзләре чыгыш ясаган артистлардан гына түгел, якыннарыннан , туганнарыннан, дусларыннан да күп яңгырады. Мәдәни-ял итү учреждениеләре системасы директоры Ольга Рыжова аңа мәдәни-ял итү үзәге коллективы исеменнән Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр бүләк итте. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановның Мактау грамотасын тапшырды.
Концерт караучылар көнчыгыш мохитына чумган кебек булдылар... Иҗади номерлар берәүне дә битараф калдырмады.
Фотоларны Илья Сологуб тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев