Чистайда беренче тапкыр гармунчылар һәм баянчылар фестивале узды
«Уйна, гармун, уйна!» фестивале «Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучыларны җыйды
«Уйна, гармун, уйна!» беренче республика гармунчылар һәм баянчылар фестивале Чистайда Татарстанның төрле почмакларыннан талантлар җыйды. Бу зур мәдәни вакыйга «Чистай» мәдәни үзәгендә узды. Фестивальдә Казан, Әлмәт, Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай районнарыннан башкаручылар, шулай ук шәһәр һәм район талантлары катнашты.
Бу кичне гармун һәм баян моңы залдан еракка – урамга да ишетелде. Тамашачылар һәр катнашучыны җылы, көчле алкышларга күмде. Фестивальдә Чистайдан абыйлы-энеле Әхмәтҗановлар, Әлмәттән Алсу Сатдарова, Аксубай районыннан Марат Нәфигуллин, Алексеевскидан Алсу Һәм Рәис Нәҗметдиновлар һәм башка бик күп катнашучылар чыгыш ясады. Алар барысы да залга чын рухи бәйрәм бүләк иттеләр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, алар катнашучыларны һәм тамашачыларны җитәрлек җыя алырбызмы дип башта шикләнгәннәр. Ләкин афиша барлыкка килү белән, гаризалар бер-бер артлы килә башлаган. Гармунчылар, фестиваль турында ишетеп белгәч, аларны программага кертүне сорап шалтыратканнар. Нәтиҗәдә, өч сәгатьлек концерт бер сулышта үткән – тере тавышны сагынган тамашачылар таралырга теләмәделәр, җырладылар, биеделәр һәм һәр көйгә шатландылар.
Фестивальдә гармун һәм баян композицияләре генә түгел, җирле артистлар һәм иҗат коллективлары башкаруында татар җырлары да яңгырады.
Һәр катнашучыга Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегеннән һәм мәдәният бүлегеннән Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. «Чистай» мәдәни үзәге җитәкчесе Наҗия Заһретдинова кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм аларга карата җылы сүзләр әйтте.
Фестивальнең төп максаты – гармун һәм баянда башкару сәнгатен популярлаштыру, инструменталь фольклор традицияләрен саклау һәм үстерү – арттырып ирешелде. «Чистай» мәдәни үзәге коллективы шәһәрнең барлык учреждениеләренә, предприятиеләренә һәм эшмәкәрләренә әлеге зур күләмле татар мәдәнияте бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Һәм бу гына да түгел: җәйге сезонда «Чистай» мәдәни үзәге тагын бер фестиваль уздырырга планлаштыра, ләкин инде ачык һавада. Шулай булгач, гармун сөючеләрнең барысына да тере тавыш ишетергә һәм милли көй энергиясе белән тулыланырга тагын бер мөмкинлек булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев