Чистайда беренче тапкыр бөтен республикадан гармунчылар җыелачак
Катнашучылар музыка уен коралында уйнау осталыгында ярышачаклар
26 июньдә «Чистай» мәдәни үзәгенең җәйге мәйданчыгында бөтен республика гармунчылары һәм җирле талантлар беренче тапкыр бер сәхнәдә очрашачак. Чара татар халык көйләрен яратучылар өчен матур вакыйга булырга вәгъдә итә.
Катнашучылар музыка уен коралында уйнау осталыгында ярышачаклар
Программада популяр татар халык көйләре һәм Чистай артистлары башкаруында җырлар яңгыраячак.
Чара кунаклары өчен үзенчәлекле атмосфера тудырылачак: камыр ризыклары һәм хуш исле чәй белән әзерләнгән өстәлләр артында тамашачылар җанлы гармун көйләреннән ләззәт ала алачаклар.
Чара 18:00 сәгатьтә «Чистай» мәдәни үзәгенең җәйге мәйданчыгында башлана. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Оештыручылар халык көйләрен яратучыларны җәйге кичне уңайлы атмосферада, гармун һәм татар көйләренең җанлы яңгырашыннан ләззәтләнеп үткәрергә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев