Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чистай районыннан Львовлар гаиләсе «Гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә өченче урынны яулады

Чистай районыннан конкурста Түбән Кондрата авылыннан Львовлар гаиләсе катнашты

Түбән Камада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы тәмамланды. Чистай районыннан конкурста Түбән Кондрата авылыннан Львовлар гаиләсе катнашты, алар мактаулы өченче урынга лаек булдылар.

 

Татарстанның төрле почмакларыннан килгән гаиләләрне берләштерүче проект буыннар элемтәсен, гаилә традицияләрен һәм үз нәселеңнең тарихы белән кызыксынуны саклауга юнәлдерелгән.

 

Фестивальдә тугыз районнан: Түбән Кама, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Азнакай, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарыннан вәкилләр катнашты.

 

Львовлар гаиләсе православие Пасхасын бәйрәм итү традицияләрен күрсәтеп, үз районын лаеклы тәкъдим итте. Борынгы йолалар, музыка һәм туган телләрендәге җырлар аша гаилә әгъзалары үзләренең нәсел шәҗәрәләрен җанландырып җибәрделәр, фамилия тарихының тере мирас икәнлеген исбатладылар. Нәкъ менә шушы ихласлык һәм тамырлары белән тирән бәйләнеш аларга зона этабында «бронза» алып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев