Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чистай районында яшәүче Валентина Кирхнер тал чыбыгыннан үрү буенча мастер-класс үткәрде

Олы Талкыш авылында «Һәркемне хәтерлибез. Барысы белән горурланабыз» проекты кысаларында кичә-портрет булып узды

«Изге куллардагы осталык» – шундый исем астында кичә-портретны Олы Талкыш авыл Мәдәният йортында үткәрделәр. Ул авылда яшәүче оста Валентина Николаевна Кирхнерга багышланды. Әлеге очрашу «Һәркемне хәтерлибез. Барысы белән горурланабыз» муниципаль проекты кысаларында узды.

Әлеге чарада буыннан-буынга тапшырылып килүче традицияләрне һәм осталыкны саклауның мөһимлеге хакында сөйләштеләр. Алып баручы үтә бер җылылык белән Олы Талкыш авылы тарихына тирән тамырлары белән тоташкан күпбалалы Евдокимовлар гаиләсе турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар шулай ук зур канәгатьләнү хисләре белән Валентина Кирхнерның әтисе Николай Яковлевич турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Николай Яковлевич колхоз фермасында хезмәт иткән, намуслы хезмәте өчен район һәм колхоз җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, аның турында җирле «Ленин юлы» («Ленинский путь») газетасында да язганнар.

– Безнең талантлы якташыбыз Николай Яковлевич турында никадәр җылы сүзләр яңгырады! дип сөйли Олы Талкыш авылы Мәдәният йорты методисты Нина Игнашина. – Кемдер аның безнең Мәдәният йортында балалайкада оста уйнавын, икенче берәүләр киез итекләргә олтан салуын, өченчеләр аның тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрүен яхшы хәтерли. Бу – куллары белән яхшылык һәм матурлык тудыручы, авылдашлар күңелендә яшәүче кешенең тарихы.

Гаилә традицияләрен дәвам итүче Валентина Николаевна Кирхнер турында зур горурлык һәм ярату хисләре белән оныклары сөйләде. Алар әбиләренең алар өчен хезмәт сөючәнлек һәм осталыкның тере мисалы булуы белән горурланалар.

Валентина Николаевна тал чыбыгыннан үрү буенча уздырган мастер-класс кичәнең кульминацион ноктасы булды. Аның җитәкчелегендә катнашучылар әлеге борынгы кәсеп белән таныштылар һәм үзләренең тәүге әйберләрен ясадылар.

Евдокимовларның яраткан җырларын башкаручы «Сударушка» ансамбле бәйрәмгә ямь өстәде. Музыка һәм матур сүзләр бергә кушылып, рәхәтлекнең һәм бердәмлекнең кабатланмас мизгелләрен тудырды...

Үсеп килүче яшь буынга бәһасез осталыкларын тапшыруы һәм иҗаты өчен авыл җирлеге сәркатибе Наталья Ахановадан рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәдәни мирасыбызны һәм хезмәткә, талантка хөрмәт тәрбияләгәннәре өчен мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин исеменнән ул Валентина Кирхнерга очрашу билгесе итеп бүләк тапшырды. Үз чиратында Валентина Николаевна әти-әнисе турында җылы итеп искә алулары һәм үз осталыгы белән бүлешергә мөмкинлек тудырганнары өчен барысына да олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев