Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чистай районы Яуширмә авылы танылган шәхесләре белән дан тота

Күренекле якташларыбызны искә алу яшь буынга тарихыбызны барларга ярдәм итә

Татарстанның Чистай районының бик матур бер почмагында борынгы Яуширмә авылы урнашкан. Ул шулай ук Кутлушкино исеме белән дә билгеле. Бу урынның тарихы тамырлары белән ерак XVI нчы гасырга барып тоташа, ул вакытта биредә, куе урманнар һәм сазлыклы топейлар арасында, күчеп килгән татарлар сыену урыны тапканнар.
Авылның исеме тирән мәгънә йөртә. Яу − сугышу, басып алуны аңлатса, ширмә − шул сугышлардан, үз динеңнән ваз кичүгә мәҗбүр итүчеләрдән саклануны аңлаткан. Ул заманнарда биредә яшәүчеләр эзәрлекләүләрдән качып йөргәннәр, һәм бу җирләр алар өчен чын сыену урыны булып киткән. Авылның икенче исеме беренче килеп урнашучыларның берсе − Котлу-Мөхәммәт бабай исеме белән бәйле. Аны руслар Котлуш-бабай дип йөрткәннәр.
Күпмилләтле бердәмлек − Яуширмә авылының аерым горурлыгы. Биредә төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, чуашлар һәм башка бик күпләр тату яши. Һәр халык гомуми мәдәнияткә үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм бәйрәм­нәрен кертә, авылның кабатланмас үзенә генә хас үзенчәлеген тудыра.
Авылда һәр иртә кояшның беренче нурларыннан башлана. Авыл халкы үз бакчаларына эшкә чыга, терлек карый яки басуга китә, балалар мәктәпкә юл тота. Монда вакыт аеруча тыныч һәм салмак уза, чөни авылның үз сулышы, үз көе, үз җае. Һәр өйдә яңа пешкән камыр ризыгы исе аңкый, ә өстәл артында гаиләләр бал һәм чәкчәк белән чәй эчәргә җыела. Гадәти көндә дә өстәлләр кыстыбый, бәлеш, өчпочмаклар, токмачлы ашлары, кайнар икмәкләре  белән сыгылып тора.
Авыл халкының гадилеге һәм ачыклыгы һәр килүчене таң калдыра. Монда күршеләргә булышу, соңгы кисәк икмәкне бүлешү һәм кунакларны чын татарча кунакчыллык белән каршы алу гадәте бар. Өлкән буын яшьләргә хуҗалык алып баруның гамәли күнекмәләрен генә түгел, ә әхлакый кыйммәтләрен, өлкән­нәргә хөрмәт, гореф-гадәтләрне саклауны да тапшыра.
Бәйрәм көннәрендә авыл үзенә бертөрле мохит белән җанлана. Халык җырлары яңгырый, традицион биюләр башкарыла, милли ризыклар әзерләнә. Яшьләр борынгы йолаларда рәхәтләнеп катнашалар, өлкәннәрдән милли ризык әзерләү серләренә, кул эшләре сәнгатенә, халык һөнәренең нечкәлекләренә өйрәнәләр. Сабантуйларга бөтен халык бергә чәчү тәмамлануын бәй­рәм итәргә, көч сынарга һәм җитезлектә ярышырга, чын күңелдән күңел ачарга җыела.
Авыл тирәсендәге табигать үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Чиксез кырлар, куе урманнар һәм чиста сулыклар кабатланмас гүзәл күренеш тудыра, ул җирле халыкны гасырлар буена иҗатка рухландыра. Биредә, электән үк кешеләр әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә, аны киләчәк буыннар өчен сакларга өйрәнгәннәр.
Яуширмә үзенең танылган кешеләре, шәхесләре белән дан тота!
Балачагын биредә уздырган күренекле татар мәгърифәтчесе һәм язучысы Гаяз Исхакый авылга аеруча зур танылу китерә. Аның әтисе Гыйләҗетдин мулла йортында мәдрәсә эшләп килгән, анда малайлар белем алган, ә әнисе Камәрия кызларны укыткан. Бүген авылда бөек язучының тормышына һәм иҗатына багышланган музей комплексы эшли.
Туган якны данга күмүчеләр рәтендә Гаяз Исхакый белән беррәттән  Яуширмәдән чыккан талантлы кешеләр арасында танылган тел белгече, педагог һәм галимә Рабига Афзал кызы Хәкимова аерым урын алып тора. Аның исеме татар тел белеме тарихына мәңгегә язылып куелган. Шушы якларда туып үскән кыз гади авыл укытучысыннан Казан дәүләт университеты доцентына кадәр гаҗәеп юл үтә.
Рабига Афзал кызы авыл мәк­тәбенең күренекле галимне ничек үстерә алуының чын үрнәге булды. Ул татар тел белемен үстерүгә зур өлеш кертеп кенә калмый, Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегенә нигез сала. Аның фәнни карьерасы гаҗәеп югарылыкка ирешә − ул Мәскәүдә СССР Фәннәр Академиясенең тел белеме институтының аспирантурасын тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
Рабига Хәкимованың күп телләр белүе аның  гаҗәеп үзенчәлеге була. Ул немец, рус, башкорт һәм туган татар телләрен камил белгән, шулай ук казах һәм кыргыз телләрендә иркен аралаша алган. Күпьел­лык хезмәте өчен ул күп кенә бүләкләргә, медальләргә һәм мактау билгеләренә лаек була, бу аның фән һәм мәгариф үсешенә керткән өлешен лаеклы тану булып тора.
Авылның тагын бер талантлы кызы − Флера Габдрахмановна Тарханова турында аеруча сөйлисем килә. Укытучылар гаиләсендә туып, ул балачактан ук сүзгә һәм иҗатка мәхәббәтле була. Флера Габдрахман кызы танылган шагыйрә һәм тәрҗемәче, 20 дән артык китап һәм шигъри, проза һәм әдәби тәрҗемәләр җыентыгы авторы була. Флера Тарханованың поэзиясе тирән лиризм һәм туган халкы язмышы, якты мәхәббәт турында уйланулар белән сугарылган. Аның шигырьләренә композиторлар тарафыннан 70 тән артык җыр язылган, аларны Татарстанның һәм Россиянең танылган артистлары башкара. Аның рус, украин, азәрбайҗан язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итүләре аеруча кыйммәтле, алар арасында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы да бар.
Татар әдәбиятын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керт­кәне өчен Флера Габдрахман кызы Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзалыгына лаек булды, ә 2017 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Аның һөнәргә туг­рылыгы, югары җаваплылыгы һәм кешеләрне яратуы иҗатын чын милли байлыкка әйләндерә.
Күренекле якташларыбызны искә алу яңа буыннарны югары максатларга ирешергә һәм туган якның иң яхшы традицияләрен саклап калырга рухландыра.
Хәзерге Яуширмә − тарихи традиция­ләрне саклаучы гына түгел, ә актив мәдәни тормыш алып барып яши торган урын да. Авылда мәктәп эшли, аның диварларыннан күп кенә танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре чыкканлыгын бүген Яуширмә балалары белеп, өйрәнеп, кызыксынып үсә. Җирле халык үз традицияләрен саклый, аларны буыннан-буынга тапшыра.
Үткәннәр бүгенге көн бе­лән кадерләп үрелеп барган, традицияләр музейларда гына түгел, ә кешеләрнең йөрәкләрендә яшәгән Татар­стан­ның бу почмагында һәр көн − гади, әмма лаеклы кешеләр тарафыннан язылган күп гасырлык тарихның дәвамы.

Азалия Хәмидуллина, 
Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев